Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Юбилейлар уңаеннан Әлмәттә бәйрәм чаралары

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында һәр атнаны тантаналар, концертлар оештырыла.

24 августта - шимбә көнне 16 сәгатьтә тынлы оркестрлар фестивале уздырыла. Спорт сөючеләр якшәмбе көнне "Юбилейный" сараена уздырылачак "Татнефть" ААҖ профкомы кубогына хокеей турнирында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаша ала. Ул да 16 сәгатьтә башлана.

25 августта шәһәр паркында:

10.00 сәгатьтә "Татнефть"ААҖ профкомы кубогына пляж волейболы буенча Бөтенроссия турниры.

15.00 сәгатьтә "Кояшлы көнгә елмаябыз" балалар өчен мәдәни-күңел ачу программасы.

16.00 сәгатьтә "Яхшы кәеф" "Әлмәтнефть" идарәсенең ветераннары хоры концерты.

17.00 "Йолдызлы сәгать" халык талантлары программасы.

19.00 Республиканың популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова концерты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса