Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырларыңны тыңлап юанабыз

Халыкта үлгән кешенең җаны күбәләк, күгәрчен булып кайта дигән ышану бар. Кайбер кешенең төшенә керә, нәрсәдәндер кисәтә, хәбәр җиткерә.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым шәхси аккаунтына видеоязма урнаштырган. Пост итеп ул апасын сагынуын, һаман да йөрәкләрне өзгәләүен белгерткән. Өйгә кергән күбәләк белән сөйләшеп, апасының хәл-әхвәлен сораша. Күбәләккә апасына эндәшкәндәй, «Кояшым» дип дәшә. Инста дуслары тавышыгыз бик охшаган, Хәниянеке кебек бит, җырларын тыңлап юанабыз дигән комментарийлар калдырганнар.

Вакыт үтә, гомерләр уза... Әмма, моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Кайда гына булса да, бик сагынып искә алалар җырчы Хәниябезне. Ул, үзе моңланганча, гомерен мәңге сүнмәс, сүрелмәс җыр итеп китте.

Бүген бездән аларга бары тик дога гына кирәк. Никадәр күбрәк дога кылсак, шулкадәр күбрәк файда китерәчәкбез. Әлеге язмабыз, сеңлесенең хатирәләре дә дога булып ирешсен иде.

 

Г.Гыймадиева

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса