Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ МАТУРЛЫГЫ НИЧӘ СУМ ТОРА?

Артист халкын матур, дибез. Ә, чынлыкта, бу матурлыкның ничә сумга төшүен белмибез дә һәм күз алдына да китермибез. Җырчылар чәчтарашханә, косметолог, фитнес өчен аена ничә сум акча туздыра? Интертат сораштыру үткәрде.

Лилия Хәйруллина: Яшь барган саен матурлыкның хакы арта

Лилия Хәйруллина: Матурлык кыйбат тора, дип уйлыйм мин. Яшь барган саен аның хакы арта. Күп нәрсә үзеңнән, теләгеңнән тора. Теләк булганда гына нәтиҗә булачак. Үз өстеңдә үзең эшләргә кирәк. Мәсәлән, фитнеска йөрү. Косметологка һәм чәч буятырга ай саен йөрмим, өч айга бер тапкыр барам. Ул 15 мең сум тирәсе чыга. Фитнеска еллык абонемент алдым, шулай ук очсыз түгел, чөнки мин тренер белән шөгыльләнәм.

Гөлназ Асаева бизәнмәсә дә матур? 

Гөлназ Асаева: Беркая да йөрмим. Максимум ярты елга бер тапкыр косметологка барып кайта алам. СПАларга йөрергә вакытым юк.

Айгөл Бариева - "экономный" хатын

Айгөл Бариева: Фитнеска йөрмим. Косметологка да бик сирәк, елга бер-ике тапкыр йөрим. Ай саен чәчтарашханәгә барам, тырнак ясатам. Барысы бергә 3-4 мең сум тирәсе чыга. Мин - бик “экономный” хатын.

Дилә Нигъмәтуллина "экономный" түгел!

Дилә Нигъмәтуллина: Һәр айда төрлечә була ул. Мәсәлән, кайбер айда тырнак кына ясатам, кайбер айда 30 мең сумлык процедура ясыйм. Битне, чәчләрне тәрбияләү буенча косметика алам. Фитнеска килгәндә, тренер белән 10 дәрес 10 мең сум тора. Ике айга җитә ул.

Ландыш Нигъмәтҗанованың "выгодный" булуы шик уята...

Ландыш Нигъмәтҗанова: Мин беркая да йөрмим. Мин – “выгодный” хатын. 

(Әмма Ландышның Инстаграмына күз салсаң, ул косметологка да, визажистка да йөри. Әлеге фотода җырчы голливуд макияжы ясаткан).

Римма Никитина матурлыкны "бартерга" сатып ала

Римма Никитина: Минем фитнес - сәхнәдә! Хәзерге вакытта концертларым бара, спортзалга өлгермим, ике сәгать буе сикерәм, биим. Иртән зарядка ясыйм. Тырнакны Инстаграмга реклама урнаштыру шарты белән бушка ясыйлар. Косметологка вакыт булганда гына йөрим. Ә маскаларны үзем ясыйм. Гомумән, үземне кыйбатка төшәм, дип санамыйм.

Мөнир Рахмаев матурлану өчен аена 35-40 мең сум тота: "Педикюр, маникюр ясатам"

Мөнир Рахмаев: Педикюр, маникюр ясатам, чәчтарашханәгә барам, сакалны кырдырам. Барысы бергә 8 мең сум тирәсе була. Боларны һәр ике атна саен ясатам. Фитнесның еллык абонементы – 10 мең сум. Массажга йөрим. Барысын бергә җыйсаң, аена 35-40 мең сум акча китә.

Ришат Төхвәтуллинның чәч ясатуы гына да аена 10 мең сумга төшә!

Ришат Төхвәтуллин: Эш графигы тыгыз булу сәбәпле,фитнеска йөрү мөмкинлеге юк. Ләкин белүегезчә, мин сәламәтлекне саклау максатыннан йөгерәм. Консультантым - җиңел атлетика буенча танылган белгеч. Аның хезмәте арзан түгел, шулай да мин канәгать, чөнки физик һәм бигрәк тә психологик яктан күп көч җыям. 

Чәчтарашханәгә килгәндә, хәзерге вакытта берничә стилист белән эшлим. Аена 10 мең сум тирәсе чыга. Косметологка бик сирәк йөрим.

Салават Миңнехановның чәче Ришат Төхвәтуллинныкыннан 10 тапкырга арзанрак тора!

Салават Миңнеханов: Фитнеска елына 6 мең сум акча түлим. Сауна һәм башкалары да шушы бәягә кергән. Чәчтарашханәгә ике атнага бер барам. Аның бәясе - 1 мең сум.

Автор: Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса