Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Хәким Гүзәлия продюсерлыгында "Ялгыз аккош" исемле өр-яңа җырын тәкъдим итте [+ВИДЕО]

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Хәким исемле талантлы егет белән дуэтларны моннан бер ел элек чамасы яздыра башлады. Татар эстрадасына яңа гына аяк баскан Әлмәт егете Хәким Акмалеевны Гүзәлия очраклы рәвештә генә Вконтакте социаль челтәреннән күреп ала.

Матур җырлыйсын, дигән хәбәренә егетнең саунд-продюсеры Артур Җәмалетдинов җавап кайтара. Күп тә үтми өчесе берлектә иҗат итә башлый. Тәүге дуэтлары - «Әйтер сүзем калган» җыры тиз арада популярлык казана.  Шушы көннәрдә Хәкимнең Гүзәлия һәм Артур Җәмалетдинов продюсерлыгындагы "Ялгыз аккош" исемле өр-яңа җыры дөнья күрде. Артур Җәмалетдинов көе, Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган җыр бик күп караулар җыеп өлгергән. Аклы-каралы төсләрдә төшерелгән үзенчәлекле клип сезне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Үз фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз. 

 

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X