Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җыр өчен Руслан Кагарманов белән Александр Ревва судлаша, Элвин Грей белән Гүзәл Уразова ничек хәл итәр?

Җырчы Руслан Кагарманов актер Александр Ревваны ” Чика” җырының идеясын урлауда гаепли. Ике якның да текстларын тикшергәннән соң, текстларда охшашлык табыла. Әгәрдә суд Кагарманов ягында булса, Реввага “Чика” җырын җырлауны тыю гына түгел, штраф та яный.

Эксперт әйтүенчә сүз плагиат турында бармый. Реваны нәкъ менә авторлык хокукларын бозуда, ягъни әсәрне автор ризалыгыннан башка эшкәртүдә гаеплиләр, дип ассызыклады ул.

МК.RU әлеге конфликт турында Руслан Кагармановның һәм Ревваның үзеннән сорады.

“Мин үземнең “Чика” дип аталган җырымны 2016 елда ук чыгардым. Ә Ревва соңырак, бу елның 11 маенда гына.  Мин чыгарган җыр бик популяр булды, төнге клубларда бик еш куялар иде. Әлбәттә ул бераз оятсызырак җыр, ә Ревва аны үзенә туры килерлек итеп, бераз үзгәрткән генә. Аның җырында да, нәкъ минем җырдагы хатын-кыз исемнәре, шулай ук ул да җырында “чика” сүзен 4 тапкыр кабатлый. Бүгенге көндә автор хокукларын бозу яңалык түгел. Миңа Реввадан акча кирәкми. Тик ул үз җазасын алырга тиеш” , диде Руслан Кагарманов.

Александр Ревва да әлеге конфликтка карата фикерен әйтте.

“Миңа калса ул пиар өчен генә шулай конфликтка керә.  Охшаш сүзләр өчен мине күп тапкырлар судка бирделәр инде. Шуңа күрә чираттагысынан, Руслан Кагармановтан мин курыкмыйм” , диде ул.

 

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X