Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Йолдыз» һөнәр түгел: артистлар кем булырга укыган?

Син телеэкраннардан күреп, радиодан ишетеп, социаль челтәрләрдән күзәтеп торган йолдызларның да студент чаклары булган. Ә иң кызыгы: алар арасында артист һөнәрен үзләштермәгәннәре дә җитәрлек. Бу юлы башка һөнәр буенча укыган йолдызларны барлыйбыз.

Җырчы Лилия Хәйруллина һөнәре буенча югары белемле икътисадчы. Мәктәпне бетергәч, аның алдында берничә юнәлешне сайлау мөмкинлеге булган: сәнгать, икътисад, чит тел. Сәнгать һәм чит телне башка юнәлешкә кушып та алып барып булганга, Лилия икътисадны сайлаган. Студент елларында Америкада яшәп алган, шунда инглиз телен камилләштергән. Диплом алгач исә икътисадчы булып эшләгән. Хәзер Лилия − сәхнәдә. «Һөнәрем буенча эшләсәм, зур уңышларга ирешкән булыр идем дип уйламыйм. Икътисад миңа туры килми. Үземне сәнгать дөньясында яхшырак хис итәм. Әмма икътисадчыга укыганыма бер дә үкенмим. Замана акча белән дөрес эшли белүне таләп итә», − ди җырчы. Лилия сәнгать буенча да белем алырга булган. Хәзерге көндә ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында читтән торып укый. Аның фикеренчә, үзеңне тапканчы үзеңне эзләүдән туктамаска кирәк. Ә белем нинди генә булмасын, берәүгә дә беркайчан да комачауламый.

Азат Абитовны күпләребез Рәшит Ваһапов фестивале йолдызы, җырчы буларак белә. Ә бит ул югары белемле икътисадчы да икән әле. Җитмәсә, аздан гына социаль хезмәткәр дә булмый калган. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләсендә туып үскән егет һәрвакыт сәнгатькә тартылган. Мәктәп елларында күп бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алган. Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестивале исә аның тормышын бөтенләй үзгәрткән. Тик әлеге бәйгегә Азат җиңел генә эләкмәгән. Фестивальдә урын алуга ирешкәнче ул өч ел рәттән фестивальнең сайлап алу турына гариза тапшырган. Һәм максатчан булу үзенең уңышын күрсәткән. Хәзерге көндә Азат үз һөнәре буенча укый. Ул − Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты.

Эльмира Сөләйманова, популяр җырчыга әйләнгәнче, 10 ел кибеттә сатучы булып эшләгән. Аның бу өлкә буенча дипломы да бар. Эльмира кечкенәдән җырларга яраткан. Кайчандыр танылган җырчы булырмын дип уйлап та карамаган ул. Әмма хыяллар чынга аша бит. «Йолдызлар фабрикасы»  кастингында катнашып, Эльмира җиңүгә ирешкән һәм шуннан соң эстрадага тәүге адымнарын ясый башлаган. Хәзерге көндә Эльмираны иң популяр җырчыларның берсе дип әйтергә була. Кибетче булып эшләгән елларына җырчы рәхмәтле генә, чөнки ире белән ул нәкъ менә кибеттә эшләгәндә танышкан. Үз хыялларыңа тугры калырга һәм беркайчанда «булмас» димәскә кирәк!

Илназ Гарипов белеме буенча музыка укытучысы һәм юрист. «Җырчы булмасам, миннән яхшы юрист чыгар иде», − ди ул. Элегрәк Илназ җырчы һөнәренә җитди карамаган. Юрист дипломын алгач, һөнәре буенча эшләп тә алган. Җырчы киләчәктә укытучы яки юристлыкка кире кайтырга мөмкин булуын да белдерде. Әлеге һөнәрләрне җыр белән бергә дә алып барып була бит. «Минемчә, укыган һөнәрең буенча гына эшләү хәзерге заманда мөмкин түгел. Кеше күп нәрсә белергә, күпкырлы булырга тиеш. Шуңа күрә эзләнүдән һәм тормышыгызда үзгәрешләрдән курыкмагыз», − ди Илназ.

 

Илгиз Шәкүров

http://yalkyn.com/tejribe/30473/

Фото: http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X