Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Алия

Шөкер, шәһәребез дә, район да талантлы балалары белән мактана ала. Елховойда да бар икән алар. Алия Шәрәфетдинова - шуларның берсе.

Алия - Елховойның җырчы сандугачы. Авылдагы бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка үтми. Мәртәбәле кунаклар килгәндә чәкчәк күтәрүчеләр арасында да аны очратырга була.

Моң чишмәсенең башы аның әти-әнисендә булып чыкты. Әтисе Фәргать баянда уйный, әнисе Асия аңа кушылып җырлый - кечкенәдән үк моны күреп, үзе дә аларга ияреп борынгы җырлар сузган кыз төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуларга өлгергән. "Чыңлы тамчы" балалар иҗаты бәйгесенең II дәрәҗә дипломы, "Яңгыра син, безнең җыр" вокаль музыка фестивалендә "Туган телдә җыр" номинациясендә II урын, "Музыкаль йолдызлар яңгыры" республика вокаль сәнгать фестиваль-бәйгесенең ике ел рәттән III һәм II дәрәҗә дипломнары һәм дә башкалар - бу бүләкләрнең барысы да Елховой мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, авыл кызы Алия Шәрәфетдинованыкы.

- Бәйгеләрдә әти баянда уйнады, мин җырладым. Татар халык җырларын яратам, - диде Алия. - Безнең сыйныфта тагын бер Алия бар. Без аның белән икәүләшеп тә җырлыйбыз.

Алия инде Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең беренче курсына имтиханнарсыз кабул ителгән. Бәйгеләрнең берсендә аңа моны раслаучы сертификат тапшырылган.

- Элек музыка дәресен бик ярата идем. Хәзер физика, география, математика, рус теле фәннәре күңелемә якын. БДИны география белән физикадан тапшырырга уйлыйм, - дип фикерләре белән уртаклашты ул. Аның уйлавынча, җырлап йөрү, ягъни төрле чараларда-бәйгеләрдә катнашу (аларга алдан ук әзерләнергә дә кирәк бит әле) укуга һич кенә дә комачауламый, киресенчә, өлгерлеккә өйрәтә генә. Вакытны заяга уздырмасаң, барысына җитешергә була.

Татар кызлары безнең милләтебезгә генә хас булган үзгә моңны ил күләмендә дә танытырга өлгерделәр. Уңышларның барысы да кече сәхнәләрдән башланган. Кем белә, бәлки әле Эльмира Кәлимуллина, Динә Гариповаларга алмашка шушы кызлар килер. Бирсен Ходай!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250