Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яңа сезонда Әлмәт театры триллер тәкъдим итәчәк

Ledi Газраилне уйнаучының кем икәнен белсәгез, әлеге спектакльгә килү теләгегез икеләтә артачак.

Әлмәт драмтеатрында сезон ачылуга төгәл 7 көн калды. Сәхнә артында хәзер әзерлекнең кызган чагы. Анда ниләр генә юк та, ниләр генә көтелми! 12 октябрьдә, 74 нче сезонны ачу көнендә үк театр шаккатырырга исәпли: заманча Шаһрезадә белән Шәһрияр турындагы мәхәббәт тарихы белән үрелеп барган «Мең дә беренче кичә» театраль концерты – моңа кадәр күрелмәгән тамаша. Спектакльләр дә гадәти булырга охшамаган, хәтта театр тарихында беренче тапкыр триллер да сәхнәләштерелә.

Башка шәһәрләр, танылган театрлар әлмәтлеләрне үрнәк итеп куя, Камаллылар алар белән ярышып эшли (үкчәләренә басып, кайчакларда бер адым алда баруларын да таный), фестивальләрдә көтелгәннән дә күбрәк җиңүләр яулый, лауреат була, тамашачыларны бер-берсен кабатламаучы, көчле спектакльләр белән гаҗәпләндерә – барысы да Әлмәт драмтеатры турында. Өлкән, урта буын артистларга көчле агым булып кушылган яшь актерлар, яңалыкларга ачык җитәкчелек, театр сәнгатенә яңа сулыш өрүче режиссерлар, хезмәтләре күләгәдә калса да, тулаем куелышны түгәрәкләүче сәхнә арты хезмәткәрләренең бер-берсен табуы, тәңгәл булуы, тандемда эшләве нәтиҗәседер бу. Шуңа да аларның һәр сезоны үзенчәлекле. Без театрның ел саен берничә премьера тәкъдим итүенә күптән күнектек. Узган сезонда алар 8 яңа спектакль сәхнәләштерде. Быел да алар күп булачак.

– Кече шәһәрдә яшәвебезне искә алып, без яңадан-яңа спектакльләр әзерләргә кирәк дигән карарга килдек. Элек бу авырлыклар тудырса, хәзер партия проекты ярдәмгә килә. Шулай да безне борчый торган бер ягы бар – милли театрга яхшы әсәр табу четерекле, – дип билгеләп үтте директор урынбасары Эльмира Харисова.

Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпләр театрда классик әсәрләрнең аз булуын әйтә. Әмма, беренчедән, булганына шушы сүзне әйтүче кеше үзе йөри микән, икенчедән, ул чордагы әсәрләр безнең заман өчен актуальме соң? Шуңа да театр әһелләренә башкаларның иҗатына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ләкин бу бер дә начар түгел. Кайсы милләтнеке булса да, артистлар аны югары дәрәҗәдә башкарып чыга ала. Быел театр триллер сәхнәләштерергә дә ниятли. Әйтүләренә караганда, ул экрандагыдан ким булмаска тиеш. Шуның белән хәзердән үк ымсындырып тора да! Ledi Газраилне уйнаучыны белсәгез, әлеге спектакльгә килү теләгегез икеләтә артачак. Исеме үк күңелгә коткы салучы, куркыныч, шомлы образ Раушания Фәйзуллина бәхетенә булып чыкты. Баксаң, бу роль аңа юбилее уңаеннан бирелгән икән.

– Сезнең әле андый Раушания Фәйзуллинаны сәхнәдә күргәнегез юк. Аны күпләр танымас та. Декорацияләр триллерга тагы да куркыныч төсмер өсти. Триллер дигәч тә, ул фестиваль спектакле түгел, халыкчан килеп чыга, – дип ашкынган күңелне тагы да кузгатып җибәрде театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева. Раушания Фәйзуллина исә үзенең бу рольгә алынуына берчә гаҗәпләнә, берчә сөенә дә:

– Көнем – көн, төнем төн түгел. Бөтен уем шул хакта. Сәер куелыш, әлбәттә, халык шаккатачак. Әмма 55 яшемә җитеп, мондый рольне уйнаганым да булмады, башкача уйнап та булмас.

Театрда көтелгән яңалыклар болар белән генә чикләнми. Кайбер серләр киләсе җомгада ук ачылачак. «Ел актеры» булып кемнәр игълан ителер? Дамира Кузаева исемендәге премия лауреатлары булып кем танылыр? Болар һәм башкаларга шаһит булырга теләсәгез, театрга рәхим итегез!

 

 

Сезонның 7 яңалыгы:

* Иң актив тамашачыларны бүләкләү

* «Мең дә беренче кичә» театраль концерты. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Әлмәт театрында бу аның 4 нче эше. Концерт проекты исә алтынчысы.

* Гадәти булмаган яңа спектакль – «Тынлыкта гына урын бар» – сүз көче турында. Режиссеры – Туфан Имаметдинов.

* Стивен Кингның «Мизери» романы буенча Саймон Мур язган «Ledi Газраил» триллеры. Режиссеры – Илшат Мөхетдинов.

* Балалар өчен «Елка из Листвии» спектакле. Режиссеры – Илшат Мөхетдинов.

* Театр һәм кино режиссеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе, Якутиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Потаповның килүе.

* ТРның халык артистлары Роза Салихова, Луиза Солтанова, Раушания Фәйзуллина, ТРның атказанган артисты Фәймә Бикморатова, Әдип Гаязовның юбилей кичәләре; төрле елларда театрда режиссер булып эшләгән Гали Хөсәенов, Габдулла Йосыпов, Тайфур Кичүбаевларны искә алу кичәләре.

Яңалыклар болар белән генә чикләнми. Серләрне әкренләп ачарбыз.

 

Сезон фестивальләре:

* Барнаулда В.С. Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале. «Әҗәлгә дару бар диләр» спектакле «Фестиваль ачылышы» номинациясе лауреаты.

* Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә Highfest Халыкара театр фестивале. «Кибет» спектакле бу көннәрдә Бөекбритания, Венгрия, Германия, Египет, Испания, Израиль, Иран, Кыргызстан, Чехия, Япония, Армения театрлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.

* Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган театр декадасы. Ноябрьдә театр Казанда «Кар астында кайнар чишмә», «Оҗмах капкасы» спектакльләрен тәкъдим итә.

* X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале. Шулай ук ноябрьдә театр «Адашкан җаннар» спектакле белән Казанда чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса