Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ул - Мәдинә!

Иң авыр рольләрне дә буйсындырырлык, үзе җырчы, үзе биюче дә булган, чибәрлеге белән әсир итәрлек артисткалар бар, билгеле, әмма аларның берсе дә бит Мәдинә түгел! Ул берәү генә! Аның кемлеген аңлатып тору да кирәкми, бүген Мәдинә Гайнуллинаның – Медеяның, кибетченең, Ми Цзюның, Майгөл-Маһирәнең, Сәрбинең исеме шәһәрдә, республикада гына түгел, Россиядә дә билгеле, хәтта чит илләрнең театр сәнгатендә дә ул тарихка кереп калган актриса. Татар актрисасы! Үзебезнеке! Әлмәтнеке! Шушы көннәрдә Мәдинә йөрәк серләрен ачты – яраткан тамашачысын Әлмәт драмтеатрына иҗат кичәсенә җыйды.

Аның зур сәхнәгә аяк басуына 20 ел вакыт узган. «Мең төрле кеше тормышы белән яшим. Мин - артист! Әниемнең кызы, иремнең хатыны, балаларымның әнисе, иптәшләремнең дусты, тиктормас Мәдинә... Бүген мин сезнең алдыгызга битлексез чыгам, гап-гади Мәдинә булып», - дип сәламләде ул яраткан тамашачысын.

Чыкты да, әсир дә итте! Матурлык, буй-сын дисеңме, сөйкемлелек, сәләт – бар да тәңгәл килгән. Халыкның көчле алкышлавы, тамашачы мәхәббәте аны кайнар кочагына төреп алды да, кич буена җибәрмәде. Ә Мәдинә әле сөйләде, әле җырлады, әле образларга керде, хисләнде, көлде, елады... Ихлас иде ул, менә шулай кыланусыз, садә башкару белән мең төрле сәләтен, уңыш-казанышларын тәкъдир итте артистка. Ә алар бихисап күп: ике дистә ел эчендә 40 ка якын образ иҗат ителгән, фестивальләрдә дипломнар яуланган, 30 дан артык җыры бар, клиплары хит-парадларда алдынгы урыннарны били, эстраданың танылган җырчылары белән дуэтлар иҗат ителгән, татар фильмында төшеп тә Мәдинә кино дөньясына юл ярды. Әнә шулай тормыш келәмен төрледән-төрле образлар, җиңүләр белән тукып, аңа җырлары белән бизәкләр үрә ул. «Милләтебез горурлыгы, театр таҗының иң эре энҗесе» дип атады аны театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

- Мәдинәне беренче тапкыр мәдәният институтында укыган чагында, Камал театрында «Шәҗәрә» спектаклендә күрдем. Икенче тапкыр Әлмәт театрына тамашачы буларак килгәч шаккатып, сокланып утырдым. Ул безнеке. Моның өчен Илдарга рәхмәт! Әгәр шушы чибәр кызны Әлмәт егете монда алып калмаган булса, Мәдинәбез театрның бәхетен тәшкил итәр иде микән?! Безнең соңгы елларда танылу яулавыбыз, «Алтын битлек»кә эләгүебез дә, яшерен-батырын түгел, Мәдинә аркылы булды. Халыкара фестивальләргә чакыруларда «Не пропустите татарскую Медею, к нам едет Мадина Гайнуллина» дип язалар! – диде ул.

Күз алдына китерәсезме, театр Мәдинәне, Мәдинә театрның исемен еракларга яңгырата. «Татнефть» компаниясенең матбугат үзәге хезмәткәре Илшат Миңгәрәев аны «Әлмәт театрының беренчесе», республика театрларыннан килгән коллегалары идеаль актриса дип атаса, танылган шәхесләрне туплаган «Кызлар пати» төркеме Мәдинәнең киң күңелле, изге йөрәкле, чын дус булуын билгеләде, Әлмәт театрындагы хезмәттәшләре уены-чыны бергә аның иҗатына ак көнләшү белән карауларын әйтте. Сүзләр күп иде: тыйнак, зәвыклы, сизгер җанлы, хисле, чын кеше, ут шикелле...

Тәгаен шулай! Әмма сүздән бигрәк чыгыш ясаучының, иҗатташ дусларының, тамашачының аңа мөнәсәбәте барыннан да кыйммәтрәктер, мөгаен. Ерак араларны якын итеп килгән язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның чираттагы китабын аңа багышлаячагын игълан итүе, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Мәдинә тормышында зур роль уйнаган, хәзер арабыздан киткән шәхесләрнең рухына дога кылуы, тумыштан мөмкинлеге чикләнгән, моңлы тавышлы Тимур Фазлыевның үзе теләп, якын күргән Мәдинә апасының концертында катнашырга килүе, биюче рәссамнарның 5 минут вакыт эчендә сәхнәдә аның портретын ясаулары, музыкаль бүләкләр, көчле алкышлар – барысы да Мәдинә Гайнуллинаның тышкы һәм эчке матурлыгы кодрәте иде булса кирәк. Ә хисләрен, күңел дөньясын аңлау өчен Мәдинәнең җырларына кереп чуму да җитә. Җыр тыңлаганда сүзләр артык!

- Мәдинәнең тавышы чишмә дип кенә әйтмәс идем, анда кошлар сайравы да, яфрак шаулавы да бар. Табигать аны шулкадәр яраткан, аңа бөтен байлыгын биргән. Бүген театрдан тыш, ул салмак адымнар белән татар эстрадасына да килеп керде. Үзе күтәрелергә теләгән үрләргә менәргә язсын аңа, - дип теләде «Болгар» радиосы алып баручысы, Мәдинәнең группадашы Айгөл Хәйруллина.

Мәдинәне белгәнгә күрә, аның алга таба да яңага юл ярачагына мин генә түгел, зал тутырып килгән сәнгать сөючеләрнең һәрберсе инанадыр. Тукталып, үз-үзе белән хозурланып тора торганнардан түгел ул.

- Әгәр дә үзеңнән канәгать булсаң, иҗатың туктаган дигән сүз. Ә менә канәгатьсезлек белдерсәң, ниндидер хәрәкәт, динамика булачак, яңа көчләр белән алга барачаксың. Үз-үзеңнән һәрвакыт канәгатьсез булырга кирәк. Бу эзләнү, нидер табу, үзеңне яңа яктан ачу өчен кирәк, - дип уртаклашты ул минем белән казанышларының серен ачып. Үзеңә нинди теләкләр юллыйсың дигән соравыма җавабы исә бик мәгънәле яңгырады:

- Алга барырга телим, бар халыкны яктылыкка, матурлыкка өндәвемне дәвам итәчәкмен. Өч көнлек кенә дөньяларда да тормышның кыйммәтен, кадерен белеп, аңлашып яшәргә кирәк.

Мәдинә бит ул! Үрләр дә яулар, хәятне дә нурга күмәр, игелек тә таратыр. Мәдинә башкача булдыра алмый!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Татьяна Афонина фотолары

 

Мәдинә Гайнуллина – Татарстанның атказанган артисты, ике тапкыр «Тантана» театр премиясе иясе, «Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты, «Нечкәбил» республика бәйгесе финалисты, район башлыгының «Ел актеры» премиясе лауреаты, фестивальләр җиңүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса