Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тукай музее бинасы серләре төзекләндерү вакытында тагын да күбрәк ачылган

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова төзекләндерүдән соң музейдагы яңалыклар турында сөйләде.

Тукай музее бинасы серләре төзекләндерү вакытында тагын да күбрәк ачылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова белдерде. Бүген музей ремонт эшләреннән соң ишекләрен ачты. Музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. 

Ул әдәби музейда төзекләндерү эшләре бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгын бәйрәм иткәннән соң башланып киткәнен искәртте. “Башта бинаны тикшерү эшләре башланып китте, аннары проект әзерләнде. Соңгы елда төзүчеләр һәр кирпечне диярлек карап чыгып төзекләндерделәр. Шамил йорты (Тукай музее – Т.И. искәрмәсе) серләре төзекләндерү вакытында тагын да күбрәк ачылды. Мәсәлән, бинада 70 тән артык тәрәзә бар, ләкин алар берсе дә бер-берсенә охшамаган, аларның һәркайсының үзенчәлеге бар. Тәрәзәләрдә витражлар да бар, аларны элекке проектлар нигезендә саклап калдык. Төзү вакытында кирпечләр арасыннан колонналар да чыкты. Ул колонналар яңартылып, кирәкле җирләрендә төзекләндерелеп, безнең тамашачыларга тәкъдим ителә. Музеебызның аерым залында төп паркетлар сакланып калды”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым музея Габдуллы Тукая после завершения ремонтно-реставрационных работ

Ул экспозициянең Татарстан Республикасы Милли музее җитәкчелеге астында Татарстанның Тукай музее фәнни хезмәткәрләре, шагыйрь иҗатын өйрәнүче галимнәр ярдәме белән яңартылганын билгеләп узды.

Беренче тапкыр биредә Тукай үзәге оештырылган. Тукайның төрле елларда, төрле телләрдә нәшер ителгән китаплары, Тукайга багышланган фәнни китаплар тупланган. Китап уку өчен “Кышкы бакча” да оештырылган. Музейда беренче тапкыр Тукайның кул сөлгесе тәкъдим ителә. Шулай ук, Милли музейда сакланган, Петербургта Тукайга татар мәктәбе укучылары бүләк иткән кара савыты да Тукай музеена куелган. Апасы Газизәнең камзулы, Тукайның бабасының Коръәне, шәхси китаплары, әнисенең комганы – яңа экспонатлар. Музейда Тукайның сәяхәтләре турында мәгълүмат бирелә. “Заманча электрон җайланмалар да бар. Тукайның тормышына багышланган вакыт шкаласы күрсәтелә, аның әсәрләре тупланган электрон станцияләр күрсәтелә. Алга таба Тукайның поэмаларына нигезләнгән җанландырылган мультфильмнар да карый алабыз”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым музея Габдуллы Тукая после завершения ремонтно-реставрационных работ

Тагын бер яңалык – беренче катта балалар залында балаларны калдырып та китәргә мөмкин.Биредә Тукай әкиятләре персонажларына нигезләнгән уеннар тәкъдим ителә. Тукай китапларын уку, мультфильмнар карау оештырыла. “Музей дәресләре, музей бәйрәмнәре дә оештырылачак. Мәсәлән, “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнгән музей дәресе. Туристлар белән төрле мастер-класслар да узачак”, - диде директор.

Заманча технологияләрдән ярдәмче экскурсовод роботны билгеләп үтәргә була. Ул Тукай турында сорауларга җавап бирә. “Робот әле татарча “өйрәнеп” кенә килә. Белмәгән соравы булса, “гафу итегез, мин алга таба өйрәнермен” дип җавап бирә”, - ди Гүзәл Төхвәтова.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым музея Габдуллы Тукая после завершения ремонтно-реставрационных работ

Музейның театрга багышланган өлешендә Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская, Габдулла Кариевның шәхси әйберләре күрсәтелә. Тукайның замандашларына да зур урын бирелә. “Фатих Әмирханның “Хәят” әсәренең икенче өлеше язылган дәфтәр табылган, анда Тукай сурәте төшерелгән. Бу шактый кызыклы экспонат. “Әл-ислах” газетасы тупланмасы тәкъдим ителә”, - ди музей мөдире.

“Без Рөстәм Нургалиевич канәгать калды дип ышанабыз. Без аңа рәхмәтлебез. Аның тәкъдиме белән безнең бинага төзекләндерү үткәрелде, экспозиция төзелде”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса