Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Туган көн кичәсе гөрләде

21 июль көнне шәһәр паркында үз тамашачылары түгәрәгендә "Луч" телекомпаниясе 21 яшьлек туган көнен билгеләп узды.

Көн саен зәңгәр экраннар аша төбәгебез яңалыкларын халыкка ирештерүче, төрледән-төрле тапшырулары белән сөендереп торучы "Луч" телекомпаниясеннән башка Әлмәтебезнең мәдәни һәм мәгълүмати тормышын күз алдына да китереп булмый. Тамашачылары ышанычын һәм мәхәббәтен яулаган массакүләм мәгълүмат чарасы ул. Шуңа да бәйрәмгә җыелучыларның саны исәпсез иде. "Луч"ның алып баручылары Андрей Максимов белән Светлана Антонова билгеләп узганча, "туган көнне дуслар, тамашачылар белән каршылау күркәм традиция һәм ул дәвамлы булачак".

Сәхнә түренә бу кичтә изге котлау сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, "Татнефть" вакыты" тапшыруы корреспонденты, "Луч" телекомпаниясендә озак еллар эшләп киткән Марат Бадрутдинов, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы урынбасары Оксана Каримовалар күтәрелде. Һәммәсе дә "Луч"ның чәчәк атуын, халык тарафыннан көтеп алынган мәгълүмат чыганагы булып калуын, журналистларга кызыклы иҗади табышлар, тирән эчтәлекле сюжетлар, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Шулай ук бу көнне телекомпания игълан иткән чәчәк композицияләре бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашучыларның иҗатлары сәхнә янында оештырылган күргәзмәгә урнаштырылды. Әйтергә кирәк, аларның һәммәсе дә җиңүгә лаек иде, чөнки бер-берсен кабатламаучы композицияләр искиткеч оригиналь һәм матур булулары белән җәлеп итте. Биредә нефтьчеләр башкаласына, Универсиадага, табигатькә багышлап ясалган чәчәк картиналарын, мәчетне, туй кызын да күрергә мөмкин иде. Бәйгедә катнашучылар адресына бәйрәм сәхнәсеннән бары тик мактау сүзләре генә яңгырады һәм дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

"Луч" директоры Шамил Солтанов үз чыгышында бәйрәмгә бердәм булып килүләре өчен тамашачыларга рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә әлмәтлеләр белән бергә элемтәдә торып эшләячәкләренә ышанычын белдерде.

Туган көн кичәсе шәһәребезнең үзешчән сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук татар эстрадасы йолдызлары да үзләренең матур җырларын бүләк итте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛИНА

Фото "Луч" телекомпаниясе архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250