Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"TMTV-2019" премиясе җиңүчеләренең исемнәре 23 мартта билгеле булачак

"TMTV-2019" Татар музыкаль телеканалы премиясе тамашасы "Пирамида" концертлар залында оештырыла.

"TMTV-2019" Татар музыкаль телеканалы премиясе җиңүчеләренең исемнәрен 23 март көнне "Пирамида" концертлар залында узачак тантанада әйтәчәкләр. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. 

"TMTV-2019" Татар музыкаль телеканалы премиясенең номинантлары билгеле булган. Алар арасында Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Элвин Грей, Иркә, Айдар Галимов, Эльмира Сөләйманова, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Данир Сабиров, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар бар.

"Эстрадабыз легендалары, популяр  җырчылар, яшь башкаручылар бер сәхнәдә чыгыш ясый. Яраткан җырчыларыбыз нинди номинацияләрдә җиңү яулар? Барысы да 23 март көнне "Пирамида" концертлар залында узачак язның иң заманча һәм стильле тантанасында ачыкланыр.  Супер хитлардан торган онытылмас шоуга билетлар алып өлгер", диелгән әлеге хәбәрдә.  

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181384/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса