Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тиматиның кызы халыкны шаккаттыра

«Блэк Стар»ның башлыгы Тиматиның кызы Алиса, хәзерге вакытта әбисе, ягъни Тиматиның әнисе Симона белән яши.

Әти-әнисе карьера артыннан куган арада, әбисе аны үзе тәрбияли, кызның уңышлары белән инстаграм аккаунтында уртаклаша. Шушы көннәрдә ул Алиса ясаган акробатик элементның видеосын инстаграмга урнаштырган. Язылучылар бу балага сокланалар, «Үскәч бу баладан яхшы спортсмен чыгар мөгаен! Бигрәк курыкмый», дигән комментарийлар очратырга була. Шулай ук Алисаның әбисенә дә сокланалар, «Мондый әбисе булу белән ул бик бәхетле», дип язалар.

Симона шулай ук оныгының бию һәм җыр өлкәсендәге уңышларын да күрсәтеп бара. Аның «Кукарачу» җырын оста итеп башкаруын ишеткәч, әтисе кебек җырчы булыр дип тә фаразлыйлар.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X