Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театрда тиздән премьера һәм искиткеч проект!

Әлмәт татар дәүләт драма театрында әлеге сәнгать учагы җитәкчелеге белән түгәрәк өстәл артында җыелып сөйләшү күптән инде матур традициягә әйләнде. Чираттагысында 67 нче сезонга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук җитәкчелек киләчәккә планнар белән дә уртаклашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, театрның күптәнге дуслары, биредә булган бер генә чарадан да читтә калмый, алар турында укучыларга да җиткереп бара. "Әлмәт таңнары" газетасы битләрендә дә һәр яңа спектакль, гастрольләр, фестивальләрдәге җиңүләр яктыртылып барды. Шулай да аларның кайберләрен искә төшереп үтәм.

67 нче сезонда театр безне өч яңа спектакль белән сөендерде (ассызыклап узам, күрше-тирә шәһәрләрдәге театрларда елына бер генә премьера әзерләнә). К.Тинчуринның "Назлы кияү" (режиссеры И.Гәрәев), Ә.Еникинең "Тормыш корабы" (Г.Акбердина), Н.Гаетбайның "Студентлар 3D" спектакльләре безнең театр иҗат коллективының сәләтле, күпкырлы һәм яңалыкларга ачык булуын тагын бер тапкыр исбатлады.

Чираттагы куанычлы хәбәр шулай ук әлмәтлеләр арасында тиз таралды: яраткан артистыбыз Рамил Минхановка ТР Президенты Указы белән Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Күптән түгел Г.Камал исемендәге академия театрында булып узган "Тантана - 2012" республика премияләрен тапшыру чарасында иң яхшы тамашачы исеменә Ильшат Миңгәрәев лаек булды, II Режиссерлар лабораториясе җиңүчеләре арасында Нәфисә Исмәгыйлева да бар.

Әлмәт театры ул әле тамашачыларны күңелле сюрпризлар белән шаккатыручы да булып тора. "Театраль атна" кысаларында спектакльләргә килүчеләр моңа үзе инанды - биредә билетлар, кәрәзле телефоннар уйнатылды. Сүз уңаеннан, "Театраль атна" шулай ук безнең калабызда гына үткән, башка төбәкләрдә мондый чараларга игътибар бирелмәгән. Фәридә Исмәгыйлева җитәкчелегендәге Әлмәт театры коллективы - халык өчен, болгавыр заманда тамашачыларның ялларын искиткеч мохитта уздыру өчен армый-талмый эшләүләре белән республикадагы башка театрларга үрнәк.

Киләчәккә дә зур планнар белән яши артистлар. 29 май - 4 июнь көннәрендә Әлмәт театры янәдән Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәрендә узачак "Кече шәһәр театрлары" фестивалендә катнашачак. "Тарихта бер генә татар театрының да әлеге фестивальдә ике тапкыр катнашканы булмады. Без исә икенче тапкыр чакырылабыз. Быел К.Гоцциның "Болан-Патша" трагикомедиясен тәкъдим итәчәкбез", - диде театр директоры Ф.Исмәгыйлева. Фестивальдән тыш артистларыбыз якын араларда "Кызлар килде авылга" спектакле белән гастрольләрдә дә йөреп кайтачак.

Хәзер җиткерәчәк яңалык нәни дусларыбызны аеруча сөендерер, чөнки театрда алар өчен Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" дип исемләнгән музыкаль әкият әзерләнә. "Юкка гына Туфан аганы сайламадык. Ул балалар спектакльләрен бик матур һәм эчтәлекле язучы булып тора. Әлмәт тамашачылары хәтерлидер, Туфан Миңнуллинның юбилей кичәсендә безнең артистлар спектакльдән өзек күрсәткән иде. Шунда юбиляр: "Чын бәрән үзе дә бу кадәр эшли алмас", - дигән иде. Әлеге спектакль белән биредә "Туфан мәктәбе" дигән яңа проектны ачып җибәрәчәкбез", - дип планнары белән уртаклашты Фәридә Бәгыйсовна. Спектакльнең режиссеры - Гүзәл Акбердина (тамашачыларга аның исеме "Тормыш корабы" аша яхшы таныш). Әлеге музыкаль әкиятнең премьерасы һәм Туфан Миңнуллин катнашында яңа проектны тәкъдир итү 14 майда үтәчәк. Театрның иҗат коллективы бу чараларны халык арасында таныту һәм кечкенә дусларыбызга җиткерү максатыннан яңа алымнар куллануны да гамәлгә ашырачак: 28 апрельдә, 5 һәм 12 майда "Панорама" сәүдә үзәгендә, шәһәр паркында премьерага багышлап флешмоблар узачак.

Без яратып өлгергән "Дөньяның дүрт ягы" проекты да дәвам итәчәк. Май аенда театрда В.Шекспирның "Сон в летнюю ночь" спектакле өстендә эш башланачак. Аны сәхнәгә исеме яхшы таныш булган, талантлы режиссер Искәндәр Сакаев куячак.

Җәйге айларда артистларыбыз үз тамашачыларыннан аерылмаячак - шәһәр паркында "Театраль" җомга" проекты кысаларында без алар белән һәм башка театр коллективлары белән очрашып торачакбыз. Ә 68 нче сезон озак көттермиячәк, быел ул бер айга иртәрәк, ягъни сентябрьдә үк ачылыр дип планлаштырыла.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250