Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанның «Мулла» фильмы PROlogue 2018 халыкара кинофестиваленең шорт-листына керде

Татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча төшерелгән кинолентаны фильмның продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин тәкъдир итте.

Ташкентта PROlogue IV Халыкара кинофестивале булып узды. Анда чараның шорт-листына кергән "Мулла" тулы метражлы фильмы күрсәтелде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән кинолентаны фильмның продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин тәкъдир итте. Чарага фестивальнең жюри әгъзалары, әйдәп баручы сәнгать эшлеклеләре, театр югары уку йортлары студентлары, журналистлар һәм Ташкент татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелган иде.

Фестивальнең дүрт көне дәвамында күргәзмәләр, конкурстан тыш кинопоказлар узды, ә мастер-классларны танылган Россия актерлары, режиссерлары, операторлар – Владимир Меньшов, Сергей Шакуров, Джаник Файзиев, Михаил Пореченков, Сергей Сельянов, Сергей Астахов һәм башкалар үткәрде.

Ачылу һәм ябылу тантанасы Алишер Навои исемендәге Дәүләт Зур академия театрында узды. Фестивальнең триумфаторы дип режиссер Айдар Бегичның «Мине беркайчан да калдырма»(Босния һәм Герцеговина, Төркия, 2017) фильмы танылды. Картина берьюлы ике төп номинациядә – "Иң яхшы режиссер" һәм кинофестивальнең Гран-приында җиңү яулады. Режиссер сәхнәгә ике тапкыр күтәрелде.

Элегрәк "Мулла" кинокартинасы берничә премиягә лаек булган иде инде, алар арасында  - "Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард" XI халыкара кинофестиваленең төп бүләге, «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» ТР Президенты бүләге һәм XIV Казан халыкара мөселман кинофестивалендә "Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры" номинациясендә җиңү. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса