Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Татар Җыры” фестивалендә Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыларга яңа образын тәкъдим итәчәк

Татарстанның халык артисткасы күнелгелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган.

“Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивалендә Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева сәхнәгә яңа образда чыгарга җыена. Грандиоз тамашага оештыручылар гына түгел, җырчылар да бик тырышып әзерләнә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы була, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татарстанның халык артисткасы күнелгелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр. Сезнеңчә, яраткан җырчыбызга кайсы вариант күбрәк туры килә? “Татар Җыры” сәхнәсендә чыгыш ясау өчен Хәмдүнә Тимергалиева өч образның кайсын сайлар", дип яза оештыручылар.

Бу сорауга җавапны 22 декабрь кичендә белербез, дип ышандыралар.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса