Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар сандугачы

«Нефтьче» Мәдәният сараенда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестрына кушылып, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, сопрано тавышлы Альбина Шаһиморатова чыгыш ясады

Ул безгә дүрт ел буена килергә омтылган, әмма танылган опера җырчысы өчен тыгыз гастрольләр исемлегендә буш көн табу алай ук җиңел эш түгел – дөнья буйлап аның чыгышлары сәгате-минуты белән 4 ел алдан ук билгеле. Бу юлы да концертның көне берничә тапкыр үзгәртелә, шулай да Альбина вәгъдәсенә хыянәт итми һәм, ниһаять, ул Әлмәттә.

«Татнефть» берничә ел дәвамында бездән иркә тамашачы ясап бетерде – төшләргә дә кермәгән, дөньякүләм танылу яулаган, җир шарының төрле почмакларында аншлаг белән концерт бирүче бөек музыкантларның, җырчыларның концертларын карый алу бәхетенә тиенгән халык бит без. Җанга рәхәтлек бирүче, ялыктырмаучы классик музыканың сихри көче зурлыгын үзебездә сынап караганга, мондый мәдәни ялларны көтеп алуыбыз да сәер түгел. Җәйге озын тәнәфестән соң беренчесе булган Альбина Шаһиморатованың концерты көзге, яңгырлы, салкынча кичтә күңелләрне җылытып җибәрде, хисләрне яңартты. Ул үзе дә очрашуны көткән һәм концерт аның өметләрен аклаган:

- Күрдегезме залның алкышлавын, халыкның халәтен?! Залга биргән энергиямне кабат үземә кайтара алдым, тамашачы белән үзара алыштык, - диде ул журналистлар белән аралашканда зур канәгатьләнү хисе белән.

Ике бүлектән торган программада опера җырчысы Доницетти, Глинка, Верди, Оффенбах, Пуччини, Римский-Корсаков композицияләрен башкарды. Татарчаны көткән күңел дә басылды – икенче бүлекне дөньякүләм йолдыз Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач» әсәрләре белән башлап җибәрде. Залның бу минутларда алкышлавын сөйләп тә, язып та аңлатып булмастыр!

Тамашачыны елмаерга мәҗбүр итүче мизгелләр дә күп булды. Җырчы туфлиләрен дә салып очырды, сәхнә түрендә тылсымлы таякчыгы белән идарә итүче Владимир Сладковскийны биюгә чакырып, талгын вальс та әйләнделәр, маэстроның кечкенә сәхнәчегенә менеп, кыланчыкланып та алды – артистлык осталыгы белән гаҗәпләндерде җырчы!

- Барлык әсәрләрне дә яратып башкарам. Һәр чыгышка йөрәгемне бирәм. Әсәрнең һәрберсе – бер роль, композицияне башкарган вакытта төрле-төрле спектакльләр куям. Бүген «Травиата»ны башкарганда туфлиләремне салып очырасы килде. Очырдым! Соло-концерт - ул моноспектакль. Оркестр, дирижер гына түгел, солист та катнаша анда, - дип уртаклашты Альбина.

Александр Сладковский белән аларның иҗади дуслыгы күптән яралган. Татарстан дәүләт симфоник оркестрын маэстро бер баскычка югарыга күтәрде, ул аны дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарды, ди Альбина Шаһиморатова. Чынлап та, оркестр илебездәге иң яхшылар өчлегенә керә. «Тәүге

концертларымның берсе 2010 елда Альбина белән Казанда булды», - дип хатирәләрен яңартты дирижер.

Аның Әлмәткә беренче генә килүе түгел. Бу юлы сәхнәнең як-ягына куелган экраннар аша тамашачы маэстроның йөзен, аның мимикасын да күрә алды. Дирижерлык иткән чагында аның үзенең ни кичерүләрен сорамый булдыра алмадык.

- Мин ул мизгелдә берни дә «күрмим». Музыка бит ул көчле энергия. Янәшәңдә Альбина кебек җырчы булганда бигрәк тә онытыласың! Мин һәрвакыт канәгатьләнү хисе алам. Гомер буе музыка белән яши алуыма бәхетлемен. Аннан да матуррак нәрсә юк! Оркестр искиткеч, андыйлар дөньяда күп түгел, бармак белән генә санарлык. Казанда 10 ел эшлим. Бу оркестр белән горурланам, - диде ул.

Альбина Шаһиморатова белән танышу, Александр Сладковский белән кабат очрашу, һичшиксез, Әлмәт тамашачысында онытылмас тәэсирләр калдырды. Опера җырчысын сәхнәдән җибәрәсе килмәү теләге зур иде, көчле алкышлар аны ике тапкыр «бис»ка чакырды. Беренчесендә ул «Кармен»ны башкарса, икенчесендә аккомпанементсыз гына «Әллүки»не җырлады – йөрәкләргә бу сары май булып ятты.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Иван Ткаченко фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса