Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Татар-информ"да Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Иртәгә, 20 февральдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертларына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, биюче, Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов, юбилей программасының сценарий авторы Сөмбелә Вәлиәхмәтова, музыкант Дашгын Ибраһимхәлил катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181155/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса