Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тамашачы Ришат Төхвәтуллинга кәләш сайлый, ә ул Алия Карачурина белән концертларын дәвам иттерә [репортаж]

12 гыйнварда Казанның Тынычлык бистәсендәге мәдәният сараенда Ришат Төхвәтуллин концерты үтте.

“Утсыз төтен” исеме астында узган бу концерт имеш-мимешләргә нокта куярга тиеш иде. Ләкин концерттан соң сораулар артты гына шикелле. Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин мөнәсәбәтләренә кагылган иң мөһим сер дә ачылмады.

“Чык минем юлларыма”, дип җырлый башлагач, “Мин синең юлыңда”, дип кызлар чәчәкләр чыгарды, “Мәхәббәтем, кайда соң син?”, дип җырлаганда, “Мин монда”, дип язды, “Онытырга мине тырышма”, җыры чыккач, “Мине оныта алмыйсыңдыр инде”, диделәр. Әти гомумән, өйләмәсәң, кайтып та йөрмә, ди. Икенче җырның исемен әйтергә дә куркам “Сиңа барам”, дип атала ул. Сайлаган җырларым барысы да тормышыма кагылмый, диде җырчы.

Концерт милли рухта, бер тында узды. Ришат үзенә генә хас тембрлы моңлы тавышы, зәвыклы костюмнары белән халык күңеленә үтте. Әле җырлап кына калмады, биючеләренә ияреп, биеп тә күрсәтте.
 

Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Балалардан башлап, өлкән яшьтәге апа-абыйларга кадәр дәррәү кул чабып, кушылып җырлап утырды. “Ришат ул тәртипле, тыйнак. Җырларын да, үзен дә яратабыз”, ди концерт карарга килгән ханым. “Бүгенге концертта сәхнә бизәлеше, Ришатның үз-үзен тотышы ошый. Алинә белән бик пар килгәннәр. Әгәр кавышсалар, матур иҗади гаилә булырлар иде”, дип уртаклашты тамашачы.
 

 

Фото: Инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X