Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Су анасы” фильмын Россиянең мәртәбәле кинофестивалендә күрсәттеләр

“Европага тәрәзә” фестивалендә картинаны режиссер Алексей Барыкин һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Николай Невзоров тәкъдим итте.

Выборг шәһәрендә Россиянең мәртәбәле “Европага тәрәзә” кинофестивалендә “Су анасы” Татарстан фильмы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фестивальдә картинаны режиссер Алексей Барыкин һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Николай Невзоров тәкъдим итте. Араларында балалар күп булган тамашачылар фильмны уңай бәяләде.

Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов һәм Гүзәл Шакирҗанова катнаша. Рольләр махсус алар өчен язылган.

 

Киләсе елга фильмны Россиядә һәм башка илләрдә киң прокатка чыгарырга планлаштыралар.

  • “Су анасы” фильм-фэнтези жанрында Каюм Насыйри әсәрләре буенча мистика элементлары белән төшерелгән. Картинаны 12 яшьтән башлап, балалар катнашында гаилә белән карап була. Фильм компьютер графикасы һәм махсус эффектлар, каскадерларның катлаулы трюклары белән эшләнгән.

Фото: tatspb.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса