Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Сөмбел» фильмы татар, үзбәк һәм рус телләрендә булачак

«Сөмбел» фильмы – Татарстан белән Үзбәкстанның копродукциясе.

Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелә торган «Сөмбел» фильмы өч телдә булачак. Бу хакта фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Рәшит Маликов әйтте.

  • «Сөмбел» фильмы – Татарстан белән Үзбәкстанның копродукциясе. Продюсерлары – Татарстаннан Миләүшә Айтуганова һәм Үзбәкстаннан Улугбек Абдуллаев. Кино төшерү төркеме әйтүенчә, фильм татар, рус һәм үзбәк телләре катнаштырылып төшереләчәк. Фильм төшерү төркеме эш итә торган сценарий рус телендә язылган.

«Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара. Ул Ташкентта рус телле театрда эшли. Аның партнерлары - Динар Хөснетдинов һәм Айдар Вәлиев – татар театры актерлары. «Әлегә Сөмбел русча сөйләшә, Булат аңа татарча җавап бирә, Байрас та русча сөйләшә. Әлегә шулай. Тавышларны ничек яздырасыбызны вакыт күрсәтер», - диде режиссер Рәшит Маликов.

«Тел мәсьәләсендә кичә бәхәсләштек. Романдагы Арслановлар гаиләсе – чын татар гаиләсе. Без алар үзара татар телендә сөйләшергә тиешләр дип саныйбыз. Минемчә, татарлар – татарча, үзбәкләр – үзбәкчә сөйләшсен. Тәрҗемәне субтитрлар белән бирергә дә була. Үзбәкстан ягы тавышны үзбәкчә дә яздарыбыз, диләр. Алай да мөмкин», - дип аңлатты Миләүшә Айтуганова.

«Мин үзем өч телдә барган киноларны күргәнем бар. Начар дип әйтмәс идем. Казахстанда «Возвращение домой» дигән бик шәп фильм карадым. Ул өч телдә – кырым татарлары, украин һәм рус телләрендә бара. Ул бик табигый», - дип дәвам итте продюсер.

  • Фильмның сюжеты буенча Сөмбел авылда яши, Булат белән тормышлары барып чыкмагач, ул баласын алып Бохарага китә. Сөмбелгә Булатның бертуганы Байрас та гашыйк. Ул күпмедер вакыттан Сөмбел янына Бохарага килә.

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса