Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгачак

"Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак.

"Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгу өчен тулысынча әзер. Бу хакта бүген матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов игълан итте.

Балалар каналының Shayantv.ru сайты да шул ук көнне эшли башлаячак.

Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналистларга "Шаян ТВ" балалар каналын һәм аның контентын тәкъдим итте.

"Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак. 6 сәгатьлек блокның 1 сәгать 45 минуты телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минуты тәрҗемә контенты булачак.

Илшат Әминов, журналистлар белән җыелып, 100 көннән соң беренче нәтиҗәләрне ясарга тәкъдим итте.

 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса