Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сергей Лазарев ‒ Влад Топаловның баласының әтисе

Күптән түгел алып баручы Регина Тодоренко һәм җырчы Влад Топаловның балалары туды.

Яшь әниләр өчен форумда бу хакта мәгълүмат язганда бераз гына ялгышлык киткән, баланың әтисен Сергей Лазарев дип язганнар. Влад Топалов бу постка җавап бирмичә калмаган әлбәттә. Ул үзенең инстаграм аккаунтында шушы постның фотосын урнаштырган һәм анда Сергей Лазарев белән хатыны Регинаны да билгеләп куйган, «Мин сезнең турыда чамалый идем инде, ләкин бу дәрәҗәдә үк дип уйламадым. Миңа бер дә ямансуларга ирек бирмиләр», дигән язма урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Лазарев белән Влад Топалов иҗат юлларын Smash

дуэтында башлап җибәрәләр, ләкин бу төркем 2006 елда Сергей аркасында тарала. Топаловның карьерасы аянычлы хәлдә кала, шуңа күрә алар бик аралашмыйлар. Хәзерге көндә аларның мөнәсәбәтләре әйбәт. Ә менә шәхси тормышлары форумдагы әлеге язмага кадәр бер тапкыр да кисешмәгән була.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X