Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салават һәм Элвин Грей - "Татар җыры" сәхнәсендә "дуэль" булырмы?

«Татар Җыры» эстрада фестиваленә дә санаулы көннәр калып килә. Татар шоу-бизнесының иң кайнар, популяр чарасына җырчылар инде әзерләнә башлады. Тамашаның кайбер нюанслары да билгеле булды.

Оештыручылар белдерүенчә, Пирамида концертлар залы сәхнәсендә киң форматлы экран куелачак. Ул һәр артист чыгышында эффектлы рәвештә ачылып, 3D форматта төрле эффекта видеорәтләр күрсәтеләчәк. Бу рәвешле тамашачылар үзләрен башка җирдә, икенче киңлектә итеп хис итә алачак.

Ә башкаручыларга килгәндә, оештыручылар аларның исемен сер итеп саклый. Җырчыларның 20 номинациядә көч сынашачаклары гына билгеле. 

Тамашачыларны бигрәк тә әлеге чарада Татарстанның халык артисты Салавата Фәтхетдинов катнашу, катнашмавы борчый.

Күптән түгел биргән интервьюларының берсендә мэтр "Татар җыры"нда катнашырга теләмәвен җиткерде. Ләкин шул ук вакытта социаль челтәрләрдә, интернет киңлегендә "Татар җыры" фестиваленә кагылышлы съемкалардан фотолар пәйдә булды: анда Салават та, Элвин Грей да бар. Бу фотолар астында халык җырчылар арасында барган конфликт хакында да искә ала.

Исегезгә төшерәбез, Радик Юльякшин (ElvinGrey) Татарстанның халыкартисты  Салават Фатхетдиновка "сугыш" игълан иткән иде. Янәсе,кемнең концертына тамашачы күбрәк җыелыр?! Бәлки әлеге “дуэль” “Татар Җыры” сәхнәсендә булыр да?!

Бәлки нәкъ әлеге сәхнәдә җырчылар үзара дуслашыр?! Ләкин шунысы хак - "Тата җыры" фестивален оештыручылар, гадәттәгечә, кабатланмас, онытылмас чара әзерли! «Татар Җыры» - онытылмаслык мизгелләр бүләк итүче, грандиоз тамашаның эталоны. 

16 нчы декабрь көнне, 18 нче "Татар җыры" халыкара фестивалендә барысы да билгеле булачак!

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса