Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйткән

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә “Юность” мәдәният йортында биргән концерты вакытында хөкүмәткә, тамашачыга һәм үз-үзенә дә үпкәсе барлыгын белдергән.

“Артист гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә минем әзрәк кенә хөкүмәтебезгә дә, халкыбызга да, шәхсән үземә дә үпкәм бар. Бер генә тапкыр да, җиренә җиткереп, легендабыз Әлфия апа Авзалованың, аннан түбән башка кешеләрнекеннән ун тапкыр яхшырак итеп, юньләп бер юбилеен уздыра алмадык. Без мактанабыз, артыгын сөйлибез, артыгын язабыз, ә шушы легенданың бер юбилеен үткәрә алмадык”, – дип китерә җырчының сүзләрен "Татар-информ".

 

Салават Әлфия Авзалованың үзенә бик якын кеше булуын да тагын бер кабатлаган.

 

“Әлфия апа – минем иң яраткан кешем. Мин инде бер кешене дә аны яраткан кебек ярата алмаячакмын. Бу инде ант. Безнең театрыбызның иң бәхетле еллары соңгы сигез ел булды. Ул елларда без Әлфия апа белән эшләдек. Безнең хәтергә уелырлык иң бәхетле мизгелләребез иде ул. Без аның турында бик күп сөйли алабыз”, – дигән.

 

Ул шулай ук Әлфия апаны "жәлләп искә алмагыз" дип тамашачыга үтенечен җиткергән.

 

“Әлфия апаны күз яшьләре белән елап, жәлләп искә алмагыз ул мескен түгел. Ул менә дигән гомер кичерде. Нәрсә теләсә шуны эшләде, нәрсә теләсә шуны җырлады, нәрсә теләсә шуны әйтте. Озын гомерле булды, Аллага шөкер. Ул хәтта үзенең ничә яшьтә икәнен онытканчыга кадәр яшәде”, – дигән халык җырчысы.

Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә, 84 яшедә вафат булган иде. 

http://matbugat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса