Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рухи матурлык дөньяны коткарыр

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү елның елында зур бәйрәм итеп уздырыла. Каләм ияләре, җәмәгатьчелек, әдәбият сөючеләр өчен ул сулар һава кебек кирәк. Яңа китап яңа кичерешләр, көч, дәрт бирә, иҗатка саф сулыш өрә. Галиҗәнап сүзнең кадерен белүче нефтьчеләр булганда шагыйрь-язучыларның алтын чоры дәвамлы булачак – милләтпәрвәр җитәкчелек шуңа инандыра. Быел исә заманча китап та бар иде – алгарыштан калышу һич ярамый

Китап чыгарган кеше яхшы белә, бу өлкә зур акчалар сорый. Чыгымнарны күтәрү, әлбәттә, һәркемгә дә тәтеми. Аннан соң басманы сыйфатлы, дәрәҗәле итеп тә күрәсе килә. Киемгә карап каршылыйлар дигәндәй, китапны да тышыннан ук бәялиләр. «Рухият» боларның барысын да «күтәрә», ул Татарстан китап нәшрияты белән бер сафта тора. Шуңа да басылуга лаек булу өчен көрәш тә көчле монда. Әлеге эш белән шөгыльләнүче эксперт комиссиясе әгъзаларының һәр китапны иләк аша уздырулары күптән мәгълүм. «Рухият»тә очраклы китаплар юклыгын да һәркем аңлый.

- Кышның бер көнендә Әлмәт үз статусын үзгәртә – ул Татарстанның мәдәни үзәгенә әверелә, - дип бик дөрес әйтте Галимҗан Гыйльманов, нәшер итү генә түгел, китапларны тәкъдир итүнең дә кабатланмас, үзенчәлекле узуына ишарәләп.

Әлмәт драмтеатры артистларының һәр басманы гаять кызыклы итеп тәкъдим итүләре, 1 нче гимназия шәкертләренең артистларча зур осталык белән әсәрләрне сәхнәләштерүләре, эстрада артистларының чыгышлары күңелләргә җылылык өстәде, китапларга кызыксынуны арттырды.

Ун автор, ун китап, барысы да затлы. «Татнефть» укучыларны кайгырта белә, төбәктәгеләрне генә түгел, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне сөендерү дә хас аңа. Хәтерләсәгез, узган ел «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, Хәйрия фонды советы рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев «Рухият»нең бүләкләрен ерактагы кардәшләргә ирештерәсе, масштабын киңәйтәсе килү теләге барлыгын әйткән иде. Чынга ашкан бит!

- «Рухият» чыгарган китапларның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Башлангыч чорда без аны якын-тирәдә генә тараттык. Республика җитәкчелеге әмере белән хәзер Россия төбәкләренә генә түгел, чит илләргә дә җибәрәбез, делегация кая гына барса да, бүләккә китаплар өләшә. Еракларда яшәүче милләттәшләр бик теләп кабул итәләр, - диде ул.

Ел саен хәйрия акцияләрендә республика шәһәрләре һәм районнары китапханәләренә, белем учакларына, балалар йортларына бушлай китаплар тапшырылуын да беләбез. Әнә шулай «Рухият» иҗат кешеләрен бәяләве һәм әдәбият сөючеләргә рухи азык өләшүе белән милләтебезне, тарихыбызны саклый. Тагы да әһәмиятлесе, язучыларның исемнәре тарихта уелып кала.

- Без нефть төбәгендә яшәвебез белән горурланабыз. Изге күңелле нефтьчеләр бар өлкәне дә кайгырта. Сез игътибарлы, игелекле, - дип билгеләп узды район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова.

Быел нәшер ителгән китаплар арасында электрон басма да бар. Заманча, кечкенә, уңайлы, куенда гына йөртә алырлык аудиокитап Саҗидә Сөләйманова белән Гамил Афзал иҗатларына багышлана. Уникаль басмада авторлар җанлана, бу исә бөтенләй башка хисләр, башка кабул итү дигән сүз. Мондый төрләнеш, әлбәттә, китап сөючеләр аудиториясен тагы да киңәйтәчәк, укудан ерагаючы яшьләр белән ике араны да якынайтачак. «Рухият»кә рәхмәт!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Наил Гатауллин фотолары

 

  • Ризаэддин Фәхретдин «Җәвәмгуль-кәлим шәрехе» яки «Комментарии к изречениям пророка Мухаммада»
  • Фәйрүзә Мөслимова «Гөрләвек»
  • Аудиокитап «Шигырьләр». Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләйманова.
  • Миңзифа Әхмәтшина «Иңнәремдә – ак җилкән»
  • Борис Вайнер «Алмазная гора»
  • Дамир Гарифуллин «Гомер үтә - сүз кала»
  • Алинә Хисамиева «Көзге яфраклар кочагында»
  • Лилия Фәттахова «Карурман миләүшәсе»
  • Лилия Фәрхетдинова «Өч алма»

 

«Рухият» гамәлгә куелган дәвердән башлап, 23 ел эчендә барлыгы 382 мең тираж белән 217 китап нәшер ителгән.

Әлеге программаны булдырган вакытта милләтпәрвәр җитәкчелек фондны рәхмәтле булсын дигәндер. Ничәнче ел инде иҗатчыларга бүләк ясап, рәхмәтләргә лаек була алар. Программаның гомере озын булсын.

Миңзифа Әхмәтшина

 

Әлмәт мәдәни яктан барыннан да өстен. Ни өченме? Чөнки бу шәһәрдә күпме каләм халыкка хезмәт итә. Рухи матурлык дөньяны коткарыр диюләре хактыр. Бу матурлык дәвам итсен иде. «Татнефть», милли җанлы җитәкчелек булганда, ул бетмәс. Халыкка игелек эшләргә дигән максат куеп хезмәт итүче нефтьчеләр белән матур Әлмәт. Бу шәһәр киләчәктә дә күп шагыйрь-язучылар, төзүчеләр, нефтьчеләр, спорт мастерлары үстерер, мәдәният тә чәчәк атар. Биредә бер кешенең шатлыгы бөтенебезнекенә әверелә.

Дамир Гарифуллин

 

Сәламәт җәмгыять бервакытта да тамак һәм уен турында гына кайгыртмаган. Ул үзенең рухи тормышын да уйлаган. Алдынгы карашлы кешеләр моны белгәннәр, матди мөмкинлекләре булганнар рухи тормыш үсешенә үз өлешләрен дә керткән. Бу уңайдан Дәрдмәндне искә алу да җитә. Ә бүген бу миссияне «Рухият» башкара.

Лилия Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса