Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Рухият” яңа йолдызлар кабызды

Язгы кояшлы, җылы апрель аеның беренче шимбәсендә "Нефтьче" Мәдәният сараенда искиткеч матур һәм якты бәйрәм концерты белән "Рухият" рухи яңарыш фондының "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗаты фестивале тәмамланды.

"Татнефть" компаниясе менә инде унбишенче ел нефть төбәгенең яшь талант ияләренә сәнгать иленә юл ярырга зур мөмкинлекләр ача, нәни йолдызларга канатлар куя. Һәрбер башлангыч, гадәттә, аны күреп алу һәм куәтләүгә бәйле. Бу очракта исә фестивальнең яклаучылары ышанычлы һәм алар нәниләргә бәхетле балачак бүләк итүгә бар тырышлыкларын сала. Әлеге фестиваль шушы дәвер эчендә күпме бала өчен иҗат мәктәбенә әйләнде. Компания структур бүлекчәләренең иң яхшы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае кебек дәрәҗәле сәнгать учаклары сәхнәләрендә үзләренең җыр-моң, бию һәм тынлы музыка кораллары теле белән аралашкан егет-кызларга мәктәп елларыннан ук зур шәхесләр, иҗат әһелләре белән очрашу, аларның теләк-киңәшләренә лаек булу, мастер-класс сәгатьләрендә катнашу бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗат итү дәрте бирә һәм, әлбәттә, балачакның изге хатирәләре гомерлеккә күңел дәфтәренең бер почмагында теркәлә. Сандугачлар иленең чиге юк, ул елдан-ел киңәя. Фестиваль кысаларында 15 ел дәверендә 7-18 яшьлек 50 меңнән артык бала үз осталыгын күрсәткән. Бүген инде музыка сәнгатен сайлаган яшьләр дә шактый. Быел да дистәләгән яшь талантка киләчәккә юлламалар бирелде.

"Сандугач сайрар илем" фестиваленең гала-концертын анда катнашучылар гына түгел, ә тамашачылар да түземсезлек белән көтеп ала. Балачак бәйрәменең югары дәрәҗәдә узуы һәм биредә җанга рәхәтлек иңүе күптән мәгълүм. Бу юлы да залга алма төшәр урын юк иде. Балаларын, оныкларын, танышларын күрергә, рухларын күтәрергә Мәдәният сараена әти-әниләр, әби-бабайлар, туганнар, хәтта чыгыш ясаучыларга мөнәсәбәтләре булмаган, әмма сәнгатьне сөйгән әлмәтлеләр, шәһәребез кунаклары бердәм булып килгән иде. Һәр чыгышны алар дәррәү алкышларга күмде, ә монысы инде сәхнә түренә чыккан яшь артистларга көч-куәт бирде.

Нефтьчеләр бәйрәмне ясый да белә! Мәдәният сарае бусагасын атлап керү белән һәркем сандугач сайрар илгә аяк басты. Бәйрәм рухы һәр тарафта иде. Әкият геройлары килгән кунакларны сәламләп, изге теләкләр белән каршы алса, Ф.Ханнанов җитәкчелегендәге "Экспромт" үрнәк тынлы оркестры (Җәлил бистәсе) башкаруындагы көйләр бәйрәмгә ямь өстәде.

Гала-концерт күңелле сюрпризларга бай булды. Юкка гына ул "Сюрприз котлы булсын!" җыры белән башланып китмәде ич!

- Нинди матур бәйрәм! 15 ел! Тарих өчен 15 ел бер мизгел генә, ә кеше гомере һәм менә бу ил өчен ул бик зур сан, бигрәк тә балаларыбыз өчен. Әлеге ил хуҗаларын тәрбияләүче җитәкчеләр, мөгаллимнәр җылы яктан кошлар туган җирләренә кайткан чорда яшь талантларны бирегә туплый. 15 ел буена шушы әкият илендә балалар канатларын ныгыта. Кошчыкларның күбесе хәзер сәнгать күгендә оча. Нефтьчеләребезгә моның өчен зур рәхмәт! - диде Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы эшләре белән идарә итүче Кадрия Идрисова һәм министрлыкның бүләкләрен тапшырды. Аларга җырчылар Әлмәт егете Тимур Мусин, Баулыдан Екатерина Ипполитова һәм Актаныштан Гүзәл Шәрәфетдиновалар лаек булды.

Нефтьчеләргә ихлас теләкләрен һәм сәләтле балаларны үстерүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәтләрен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та җиткерде:

- Шәфәгать Тәхаветдинов җитәкчелегендәге компания һәм Рөстәм Мөхәммәдиев рәислегендәге "Рухият" рухи яңарыш фонды яшь буынны тәрбияләүдә зур эш башкара. Республикабызның бөтен көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр нефтьчеләрнең кайгыртучанлыгын һәрдаим тоя. Монысы аеруча сөендерә. Әлмәт иҗат фестивальләрендә катнашучыларны куанып кабул итә, үзебезнең сәхнәдә бу кадәр кечкенә яшь талантларны күрүебезгә без бик шат. Бигрәк тә "Сандугач сайрар илем"дә сәнгать дөньясына юл яручыларның консерваторияләрдә, югары уку йортларында белем алып, кабаттан бирегә инде чын һөнәр осталары булып эшкә кайтулары игътибарга лаек.

"Сандугач сайрар илем" бәйгесендә быел нефть төбәгендә урнашкан 18 шәһәр һәм районның уку йортлары вәкилләре катнашты. Шунысын билгеләп үтәсе килә, әлеге бәйге зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә генә түгел, ә ерак районнардан булган сәләтле балаларга да зур сәхнәдә киң аудитория алдында чыгыш ясарга һәм сәнгать әһелләре тарафыннан үзләренә бәя алырга мөмкинлек бирә.

- "Татнефть" компаниясе республиканың көньяк-көнчыгышында социаль мәсьәләләрне чишүгә саллы өлеш кертә. Без моны кешеләр уңайлы шартларда гомер кичерсен, спорт, күңелләренә хуш килгән сәнгать төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен эшлибез, - диде "Рухият" рухи яңарыш фонды Советы рәисе, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Үсеп килүче буынга игътибарны аеруча күп юнәлтәбез. Безнең компания тарафыннан ике зур проект гамәлгә ашырыла: "Сәләтле балалар" һәм бүгенге "Рухият" фондының "Сандугач сайрар илем" фестивале. Балаларны сәнгатькә алып килүләре өчен укытучыларга һәм әти-әниләргә, шулай ук ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында конкурсантларга бәйгедә катнашу һәм буш вакытларын файдалы, күңелле уздыра алсын өчен шартлар тудырган өчен идарә җитәкчеләренә, профсоюз комитетлары рәисләренә һәм, әлбәттә, бүген безне искиткеч чыгышлар белән куандырган балаларга рәхмәтләремне җиткерәм.

Үз чыгышында Рөстәм Нәбиуллович "Рухият" фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинованың тырышлыгын аеруча билгеләп узды. Тамашачыларның кайнар алкышлары күптән инде сандугач илчеләренең якын дустына, сердәшчесенә һәм алыштыргысыз әйдәп баручысына әйләнгән Флера Магдановнага бүләк булып барып иреште.

XV фестиваль яңадан-яңа талантлар белән таң калдырды. Тәҗрибәле чыгыш ясаучылар үзенчәлекле концерт номерлары белән әсир итсә, яңа иҗат төркемнәре чын ачыш булды. Быел "Хореография. Халык биюләре" номинациясендә, мисал өчен, беренче тапкыр булачак төзүчеләр һәм нефтьчеләр - Әлмәт политехник техникумы студентлары, "Мириданс" ансамбле, шулай ук Камские Поляны бистәсеннән "Калейдоскоп" ансамбле катнашты. Сүз уңаеннан, әлеге номинациядә фестиваль тарихында тәүге тапкыр 835 биюче көч сынашкан! Гран-при ияләре исемлеге дә биюче ансамбль белән баеды. Быел җиңүне татар мишәрләре биюе өчен Түбән Камадан Наил Мосыйфуллин җитәкчелегендәге "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле яулады.

Бәйгедәге югары күрсәткечләр өчен Түбән Кама муниципаль районы хакимияте һәм "Ландыш" сәламәтләндерү лагеры базасында "Вокал" номинациясе буенча иң яхшы финал туры оештырган өчен "Лениногорскнефть" идарәсе "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тантаналы чара барышында 2011 елда булдырылган "Сандугач сайрар илем"нең исемле стипендияләре дә тапшырылды. Мондый бәхет бу юлы узган елларда фестивальләрдә җиңү яулаган 5 студентка елмайды. Әлмәт музыка көллиятенең 1 нче музыка мәктәбен тәмамлаган, 2008 ел лауреаты, хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә белем алучы Диләрә Гарифуллина, Җәлил музыка мәктәбендә укыганда 2006 елда лауреат булган, Казан дәүләт консерваториясе студенты Рамил Шиһапов, 2009 ел лауреаты, Әлмәт музыка көллияте студенты Мария Тугушева, Азнакайда "Бәхет" ансамбле составында 2010 елда җиңүгә ирешкән, Казан федераль университетында укучы Азалия Хасаншина, Түбән Кама кызы, 2011 ел лауреаты, бүгенге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Диләрә Нурмөхәммәтова - менә алар быелгы стипендиатлар.

Гала-концертта сюрпризлар моның белән генә чикләнмәде. Антракт вакытында "Клепа" иҗат студиясе вәкилләре балалар өчен кызыклы уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырды. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге көн дуслык һәм татулык бәйрәмен хәтерләтте. Тамашачылар да моны билгеләми калмады.

Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:

- Фойеда ук кунакларны оркестрның каршы алуы аерым бер мохиткә килеп эләгүгә ишарәләде. Юбилейлы булгангадыр, быел фестиваль аеруча да үзенчәлекле. Сәхнәгә нинди генә талант ияләре, ансамбльләр чыкмады! Күзләргә яшь китергән, киресенчә, рәхәтләнеп елмайдырган чыгышлар да булды. Бик горурланам әлеге фестивальнең булуы белән. Ел саен оныгым белән килергә тырышам. Әлеге чара барлык буын вәкилләрен дә берләштерә торган бәйрәм.

Шулай итеп, быелгы юбилейлы фестиваль тәмам. Юкка гына ул "Жасмин" коллективы (Сарман) башкаруындагы "Кунакчыллык" биюе белән төгәлләнмәде. Әлеге ил һәркемгә ачык һәм биредә шәфкатьле, игелекле, кунакчыл иҗат кешеләре "яши". Фестивальгә рәхим итегез, дуслар!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ф.Вәлиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250