Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттаховның арасын кем бозган?

Ришат еллар үткәч Ваһаповтан китүенең сәбәбен сөйләде. Җырчы әйтүенчә, аны алдаганнар! “Бу мөстәкыйльлеккә чыгуым белән мин Фирдүс Тямаевка рәхмәтле. Ул күп нәрсәләргә карата күзләремне ачты. Мин бүгенгә кадәр үземнең күпчелек хыялларымны чынга ашыра алмаган булыр идем.

Игътибар иткәнсездер: концертларыбыз елдан-ел камилләшә бара. Яшерен-батырын түгел, без акчасын да эшлибез. Әмма эшләгән кадәрне тамашаларыбызның сыйфатына тотабыз. Кемгәдер эшләгән очракта син үз теләгәнеңә ирешә алмас та идең”, дип Ришат үзенең инстаграмына язып элде.

 

Ришат Тямаевның нинди киңәш бирүе һәм ничек итеп акча эшләргә өйрәтүе турында сторис аша сөйләде. “Фирдүс Тямаев нинди киңәш бирде соң? – дигән сорауга: – Дөресен әйтте. Ул үзаллы эшли иде, ә мин ул вакытта продюсер белән. Бөтен нечкәлекләрен, мине ничек алдаганнарын әйтте. Фирдүс брат рәхмәт!” – дип җавап кайтарды Ришат Төхвәтуллин.

 

Фото: Инстаграм

https://tatar-today.ru/2018/11/36958/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X