Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат та Америка турында хыяллана

Җырчы Ришат Төхвәтуллин матбугат конференциясендә журналистларның төрле сорауларына җавап бирде.

Ришат татар эстрадасына үзенең кинәт кенә кереп китүе хакында әйтте. Ул эстрадага якты уй-хыяллар белән килгән булган, ләкин аны бик тиз җиргә төшергәннәр. Ришат татар эстрадасындагы көндәшлек белән күзгә-күз очрашкан. «Көнләшүчеләрем көннән көн арта», ди ул.

Ришатның киләчәккә планнары зурдан икән, ул алар белән әлегә бүлешмәде. «Кризистан чыктым, иҗатымны күтәреп җибәрә алдым», дип сөйләде Ришат.

Белүебезчә, Ришат белән Филүс Каһиров дуслар. Ришат якын дустының Америкага барып кайтуы хакындагы фикерләре белән уртаклашты. «Филүс белән бер уку йортында укыганда ук, ул миңа юл ярып барды. Ул эшләгән ялгышларны мин эшләмәскә тырыштым. Америкага бару ‒ минем зур хыялым. Монда да Филүс беренче булды. Алга таба мин дә үземнең хыялымны тормышка ашырырмын дип ышанып калам», диде җырчы.

Әле Ришат җырлап кына йөрми икән, аранжировкалар ясау белән дә шөгыльләнә. Җырлаудан китергә туры килсә, киләчәккә мендәр әзерли.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса