Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рифат Зариповның тормыш чәчәге кактуска әйләнмәсме

Күптән түгел «Яңа гасыр» телеканалындагы «Адәм белән Һава» тапшыруының кунагы Рифат Зарипов гаиләсе иде. Алып баручы Ләйлә Дәүләтова белә Рифат арасында мондыйрак диалог булды:

‒ Күңелеңдә хатыныңа карата ярату бармы? Әллә шулай да башка кызларга күз төшәме?

‒ Бөтен кызларга күз төшә минем. Мин тормыш иптәшемне үземчә яратам. Тормыш чәчәгем дип атыйм инде мин аны. Ул ‒ гаилә, баламның әнисе, тормышта терәгем. Мин һәр көнне гашыйк булам, тамашачыга да гашыйк булам, шунда утырган кызларга да гашыйк булам, килгән апаларга да гашыйк булам. Алай яратмасаң, алай гашыйк булмасаң сәхнәдә эшләп тә булмый.

‒ Син сәхнәдә гашыйк булып йөргән чагыңда тормыш чәчәгең кактуска әйләнмиме соң?

‒ Ансын үзеннән сорагыз, мин белмим.

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса