Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ренат Таҗетдинов Илһам Шакировның моң турында мәкаләсен фәнни дәрәҗә якларлык дип бәяләде

"Бу начар көннәребезнең ахыргысы булсын иде”, - диде Ренат Таҗетдинов Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрәсимендәге чыгышында.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле драма артисты Ренат Таҗетдинов мәрхүм Илһам Шакировның бер мәкаләсен искә алып, аны моң турында фәнни эш дәрәҗәсендә дип билгеләп үтте. Ул бу хакта Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрәсимендәге чыгышында әйтте.

“2019 ел начар хәбәрләр белән башланып китте. Бу арада гына күренекле табибыбыз Ринат Галиевны озаттык. Хәзер инде бөтен халык яраткан Илһамыбызны озатабыз. Бу начар көннәребезнең ахыргысы булсын иде”, - диде Ренат Таҗетдинов.

“Илһам Шакировның Фәридә Кудашева турында бер мәкаләсен хәтерлим. Ул кандидатлык һәм докторлык яклый алырлык эш иде”, - дип дәвам итте Ренат Таҗетдинов. Ул Илһам Шакиров белән гомер буе дуслар булуын, аның театрны яратуын, бик ярдәмчел булуын искә алды.

  • Татар җәмәгатьчелеге бөек татар җырчысы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште.Бәхилләшү мәрәсимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

 

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса