Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Пугачёва турында берни дә ишетәсем килми»

Болдин Алла Борисовнаның өченче ире булган. Пар гражданлык никахы белән сигез ел яшәгән. Пугачева белән Евгений Борисович аерылышканнан соң бик җылы аралашканнар, ләкин хәзер продюсер кайчандыр яраткан хатын-кызы турында ишетергә дә теләми икән.

17 апрельдә Алла Пугачева үзенең 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтте.

Артистканың элеккеге ире, 71 яшьлек Евгений Болдин әлеге мәҗлестән читтә калуны өстен күргән. «Мин Алла Борисовнаны туган көне белән котламадым», — дигән ул «Ты не поверишь!» тапшыруында. — Ул да мине туган көн белән котлаганы юк». Болдин концертка да килмәгән.

Сүз уңаеннан, бүген Болдин үзенең тормышыннан бик канәгать: ул яшь хатын белән яши, кызы үсеп килә.

 

Автор: Александра Иванова

http://sahne.ru

Фото: Legion-media

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса