Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Премьерага багышлап флешмоб узды

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт татар дәүләт драма театры озакламый безне премьера белән сөендерәчәк: Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" дип исемләнгән музыкаль әкиятне режиссер Гүзәл Акбердина сәхнәләштерә.

Спектакльне халыкка җиткерү һәм театрга яшьләрне җәлеп итү максатыннан 28 апрельдә "Панорама" сәүдә үзәгендә, 29 апрельдә шәһәр паркында флешмоблар булып узды.

"Студентлар 3D" спектакле яшьләр арасында театрның абруен үстерүдә беренче адым булып торды. Аның нәтиҗәсе дә бар: әлеге премьерадан соң "ВКонтакте" социаль челтәрендәге театр төркеменә 1 көн эчендә 100 кеше өстәлгән. Флешмоб - чираттагы адым. Анда катнашу өчен чакыру яшьләргә социаль челтәр аша таратылган һәм 40 лап кеше әлеге чарада чыгыш ясарга теләк белдергән. 5 көн дәвамында театрда репетицияләр алып барылган. Шунысын билгеләргә кирәк, бию спектакльдәге өзектән алынган иде.

28-29 апрельдә флешмоб кагыйдәсе буенча билгеле сәгатьтә билгеләнгән урынга җыелган яшьләр дәртле бию күрсәтеп, әлмәтлеләрне "Акбай һәм сарык малае" спектакленә чакырды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса