Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Пицца" төркеме солистының Элвин Грейга дәгъвасы нәрсә белән тәмамланган?

14 июньдә Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган «Ватан» этнопаркындагы бәйрәм концертында Pizza популяр төркеме солисты Сергей Приказчиков Радик Юльякшин исеменә дәгъва белдергән, дип хәбәр итә "Башинформ"

"Элвин Грейга концерт өчен рәхмәт. Шуның аркасында безнең чыгышны кыскарттылар», — дигән "Пицца" күп меңле аудиториягә. Тамашачылар канәгать булмыйча, җырчыны кире сәхнәгә чыгаруларын таләп итеп, җәнҗал купкан. Әмма Сергей Приказчиков урынына популяр артистка Алсуны чыгарганнар.+ Соңрак социаль челтәрләрдә тамашачылары Приказчиковның Уфадагы чыгышының шундый кыска булуына үкенүләрен белдергән.   Тагын бераздан Elvin Grey инстаграмда Pizza белән фото урнаштырып, астына "Дуслык" дип язып куйган. Сергей комментарийларда шулай ук язып җавап биргән. 

https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса