Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Офыклар киңәя, мөмкинлекләр арта

Әлмәттә бизнес өчен яңа проект гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында эшмәкәрләр эш барышында килеп чыккан мәсьәләләрен хәл итәр дип көтелә. Бу һәм башка проектлар турында бизнес вәкилләре район башлыгы Тимур Нагуманов белән очрашып сөйләште.

Хакимият һәм бизнес вәкилләре өчен ачык диалог форматындагы аралашулар традициягә әверелде. Башлык эшмәкәрләрнең теләкләрен ишетү һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүне дә максат итеп куя.

Узган ел кече бизнеста 6700 дән артык кеше теркәлгән. Ел дәвамында 958 субъект исәптән төшерелгән, кабаттан теркәлүчеләр саны – 1012. Үзмәшгульләр саны саллы – 2722 кеше. Алар өчен кондитерлык, фотога төшерү, маркетинг, флористика буенча мастер-класслар уздырылачак. Барысы да бушлай. Айга ике тапкыр.

Быелгы елның төп планы – «Игелекле хакимият» проектын гамәлгә кертү. Ул эшмәкәрләрнең җирле хакимияткә ышанычын арттырыр дигән максатны күз уңында тота. Бизнес вәкилләренең мөрәҗәгатьләрен кабул итүне исә үзәкләштерү карала. Шулай ук сәүдә-икътисад техникумы базасында кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча ресурс үзәге дә булдырылачак. Мәшгульлек үзәгендә кече һәм урта бизнес предприятиеләренең кадрлар потенциалын үстерү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү дә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса