Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Өченче килүендә йөзен дә күрсәтте

Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Валерий Гергиевның шәһәребездә концерт бирүенә күнегеп барабыз. Быел ул Әлмәткә өченче тапкыр килде. Аның җитәкчелегендәге Мариинка театры симфоник оркестрын бу юлы да әлмәтлеләр көчле алкышлар белән каршы алды

Россиянең халык артисты, Хезмәт Герое, биш тапкыр Дәүләт премиясе лауреаты, Мюнхен филармония оркестры дирижеры, Эдинбург халыкара фестиваленең Мактаулы президенты Валерий Гергиев дөньякүләм танылган төркем белән чит илләрдә, Россия төбәкләрендә дистәләгән концерт бирә. Мәскәү Пасха фестивале исә быел илебезнең 22 шәһәрен колачлый, алар арасына Әлмәтнең дә кертелүе «Татнефть» компаниясе тырышлыгы. Яңа программа рус композиторлары Модест Мусоргский белән Николай Римский-Корсаковка һәм Театр елына багышлана.

- Без кая гына барсак та, үзебез белән оркестрны, музыка коралларында иң яхшы уйнаучы музыкантларны, иң мөһиме, бөек композиторларның музыкасын алып киләбез. Әлеге фестиваль кысаларында Чайковский, Мусоргский, Римский-Корсаков, Мендельсон һәм Вангер музыкасын тәкъдим иттек, - дип журналистлар белән уртаклашты маэстро.

Быелгы концертның үзенчәлеге дә бар иде – сәхнәнең ян-ягында урнаштырылган экраннар аша тамашачы чыгыш вакытында дирижерның йөзен дә күрә алды. Оештыручылар тавышның сыйфаты турында да кайгырткан – музыкантлар махсус акустик «тартмачык» эчендә уйнады. Валерий Гергиев биредә генә оркестрны шуның кадәр әзерләнеп, һәрнәрсәне хәстәрләп, хөрмәт белән каршы алуларын билгеләде. «Татнефть» генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов сүзләре белән әйтсәк, тере оркестрны күрү кабатланмас мизгелләр бүләк итә, фестиваль халыкка классик әсәрләр белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса