Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төп рольләргә Әлмәт театры артистлары сайлап алынды

“Остазбикә” кыска метражлы фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Казан премьералары” проекты кысаларында тәкъдим ителде.

“Остазбикә” кыска метражлы нәфис фильмы премьерасы тамашачыларны ике лагерьга бүлде. Аны елап караучылар да, кискен каршы чыгучылар да булды.

Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп төшерелгән “Остазбикә” кыска метражлы фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Казан премьералары” проекты кысаларында тәкъдим ителде. Премьераны “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылды.

“Остазбикә” повесте буенча фильм төшереләсе турында “Татаркино” июль аенда игълан иткән иде. Фильмны төшерергә Ренат Кәримов алынды. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Ул әлеге әсәрне экранлаштыру хыялы булуын әйтте. Кастингка журналистлар да чакырылды. Нәтиҗәдә төп рольләргә Әлмәт театры артистлары сайлап алынды. Фильм Буа районында төшерелде.

Гаяз Исхакый әсәрендә төп героиня – Сәгыйдә, гаиләдә бала булмагач, ире өчен икенче хатын сайлый һәм Вахит мулла ике хатын белән яши. Фильмда вакыйгалар бүгенге көнгә күчерелгән. Төп героиня иренә үзенең ахирәтен димли һәм финалда аның аерым яшәгәнлеге күренә. Вахит яшь хатыны һәм балалары белән аңа кунакка килә.

Фильмнан соң залда героиняларның киеме мәсьәләсендә бераз бәхәс булып алды. Кайбер тамашачылар героиняларның татарча киенмәүләрен тәнкыйтьләде, икенче берәүләр хәзер алай да киенүчеләр булуын әйтеп, фильмны яклап чыкты.

Фильм экранда күрсәтелгәч, аның продюсеры Миләүшә Айтуганова аның әле кимчелекләрен дә күрүен һәм болар төзәтеләчәген әйтте.
 

Фото: кинофестиваль матбугат үзәге фотосы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса