Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәүрүз гүзәле - Бишмунча кызы

Югары Мактама авыл клубында районның Нәүрүз гүзәлен сайладылар.

Әлеге исем өчен 12 авылның - Габдрахман, Бишмунча, Мәмәт, Камы-Исмәгыйль, Сөләй, Яңа Кәшер, Колшәрип, Югары Мактама, Нәдер, Тайсуган, Миңлебай, Түбән Абдул гүзәлләре көч сынашты. Дүрт этапны үз эченә алган бәйгедә иҗади талантны да, милли аш-суга осталыкны да, зирәклегеңне дә күрсәтергә кирәк иде. "Нәүрүз гүзәле - 2013" исеменә быел Бишмунча кызы Камилла Юрикова лаек дип табылды. Алия Мөхәммәтгәрәевага (Габдрахман) икенче, Ләйсән Рамазановага (Нәдер) өченче урын бирелде.

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250