Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ниһаять, Ришат Төхвәтуллин ӨЙЛӘНӘ

Күп кенә кызларның йөрәген яндырып торучы Ришат Төхвәтуллин әле хаман да мәхәббәтен эзләвен дәвам итә.

Бәлки ул аны тапкандыр да инде, ләкин бу хакта бернинди дә комментарийлар бирми. Күп кеше аны алар белән җырлап йөрүче Алия Карачурина белән очрашып йөри дип уйлыйлар, ләкин алар берсе дә бу хакта сөйләми. Алия инстаграмда сорауларга җавап бирәм дигән пост куйса, аннан күп очракта Ришат хакында сорыйлар икән.

Ришат үзенең юбилей концертларында да бу теманы кузгатып алган иде, «Әти дә миңа өйләнмичә өйгә кайтма башка», дип әйтә дигән иде ул.

tatnews.tatar инстаграм аккаунтында Ришат белән булган кыска гына интервью чыкты, анда да алып баручы аңа бу хакта сорау бирде. Ришат «Быелдан да калмаска кирәк инде», дип җавап бирде. Димәк, Ришатның йөрәген яулаучы инде бар булып чыга, аның кем булуын тиздән без дә белербез.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: rishat_thv

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса