Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәскәү җырчысы Радик Яруллин өчпочмак турында шаян видео төшергән

"Татар ризыкларын танытып ролик төшерүчеләр булса, яхшы булыр иде”, – диде җырчы.

Мәскәү егете, җырчы һәм продюссер Радик Яруллин өчпочмак турында шаян видео төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Видеоны төшерү барышы турыда Радик Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Төшерү командасы халык арасында танылган кадрларны татарчалаштырып бирергә тырышкан. “Соңгы вакытта без туган телне саклау турында күбрәк уйланабыз. Безнең мәдәниятебез бай. Мәдәниятебезгә кызыксыну уяту – яшьләрне үз милләтенә гашыйк итүнең бер юлы”, - дип уртаклашты ул.

Татар ризыклары турында видео төшерү идеясе сентябрьдә үк барлыкка килгән, әмма төрле сәбәпләр белән бәйле һаман кичектерелеп килгән. “Я өчпочмак, я буш вакыт, я видеокамера юк иде”, - диде Радик Яруллин.

Видеоны Әлмәттә узган гастрольләр вакытында экспромт рәвештә төшерергәннәр. Беренче дубльда яктырту белән бәйле брак булганга, социаль челтәрләргә икенче тапкырдан төшерелгән видеоны гына куйганнар.

“Дөресен әйткәндә, социаль челтәрләргә кертер алдыннан гына эстафета кебек игълан итү идеясе барлыкка килде. Безгә ияреп татар ризыкларын танытып тагын да шундый ролик төшерүчеләр булса, яхшы булыр иде” – диде җырчы.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X