Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәликәгә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы Мәликәгә (тулы исеме - Мәликә Разакова) Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу олуг исемне аңа Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды

Соңгы елларны Мәликә Мәскәүдә яши, күбрәк башкала сәхнәләрендә чыгыш ясый. Әмма татарлыгын беркайчан онытмый, татар җырларыннан аерылмый. Казахстанда узган "SILK WAY STAR" җыр бәйгесендә дә ул татар кызы буларак милләтебез данын яклады. ТНВ караучылары аның җанатты.

"Матбугат.ру" исәпләп чыгарганча, Мәликәнең зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлавына инде 17 ел узып киткән. Казан, Татарстан халкы аны бала вакытыннан ук хәтерлидер. Хәзер Мәликәгә 32 яшь. Аның яшьтәшләре арасында Татарстанның атказанган артисты исемен алучылар шактый: Гүзәл Уразова, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Алсу Сафина һ.б. 

Мәликәне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса