Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәхәббәт яшәртә, яшьнәтә [+ФОТОЛАР]

Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханова күркәм юбилее уңаеннан Әлмәт театры сәхнәсендә котлаулар кабул итте. Тантаналы чарага мәртәбәле кунаклар, республикабыз театрларыннан килгән коллегалары, тугры тамашачылары җыелды.

Тамашачы тарафыннан ихлас ярату яулаган, дәүләт тарафыннан төрле мактаулы исемнәр һәм дәрәҗәләр белән билгеләнгән сәхнә остасы Сәкинә Минханова 37 ел эчендә 80 гә якын образ тудырган. Әмма аның иҗат юлын әлеге саннар белән генә чикләү дөрес булмас иде. Гастрольләр, зәмһәрир салкыннарда, язгы-көзге елак көннәрдә авылларга чыгулар, соңгы елларда Татарстаннан читтә Бурятия, Мисыр, Венгрия, Төркиягә кадәр кылынган иҗади сәяхәтләр, фестивальләр – барысы өчен дә ихтыяр көче, сабырлык кирәк. Читтән карап торганда гына ирешкән үрләр җиңелдер кебек. Тамашачыны көлдерү һәм дә елату, уйландыра белү артисттан сәләт кенә түгел, сиземләү дә сорый. Сәкинә ханымга алар мулдан бирелгән. Боларга өстәп, аның тагын бер өстенлеге бар – ышанычлы терәге, гомер юлдашы, алтын баганасы, сәхнәдәше, Татарстанның халык артисты Рамил Минханов. Мәхәббәт күкләргә күтәрә, яшәтә, яшәртә, көч бирә, илһамландыра шул.

– Сәкинә – безнең горурлыгыбыз. Алар тормыш иптәше белән бөрбөтен, сәхнәдә дә, өйдә дә алар һәрвакыт бергә. Кешене бит мәхәббәт яшәтә. Ә аларның зур сөюләренә без һәрчак сокланып карыйбыз. Шул мәхәббәт Минхановларны артист буларак үстерә, яшәтә, – диде котлау чыгышында да театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Бу көнне сәхнә түреннән юбиляр турында яратып та, сокланып та, горурланып та сөйләүчеләр, аның белән бәйле җылы хатирәләрне яңартучылар, Сәкинә ханымга гына хас иҗади осталыгын бәяләүчеләр дә күп булды. Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры, якташы, Балык Бистәсеннән Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Нурия Хашимова «бәяне тамашачы бирүен, халык артисты исеменең шуны дәлилләвен» әйтсә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов «төрледән-төрле рольләре белән гашыйк итә алу сәләтенә ия булуын» билгеләде.

– Уйнау белән образ тудыру арасында аерма зур. Йөрәк аша чыкканы тудырыла. Сәкинә апа рольләрен нәкъ шулай башкара, – диде «Татнефть» компаниясенең матбугат үзәге хезмәткәре Илшат Миңгәрәев.

Сәкинә ханымның иҗатына баш июче тамашачы чыгыш ясаучыларның сүзләрен куәтләп, аны берничә тапкыр аягүрә басып алкышлады. «Сезнең белән булган минутларны айлар, елларга да алышмыйм», – дип белдерде ахырдан сәхнә остасы. Бар гомерен Әлмәт театрына багышлаган, тамашачы мәхәббәтен яулаган, үз иҗаты аша аларны сәнгать дөньясына тарткан артистның бу сүзләре ихлас иде. Сәхнә бәхете сезгә ләззәт китерүдән туктамасын!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса