Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Минтимер Шәймиев Гүзәл Уразовага «канат биргән»

Кичә Минтимер Шәрипович Шәймиевнең туган көне иде. Инстаграмда күп кеше котлау постлары язды.

Гүзәл Уразова да читтә калмады, ул Минтимер Шәриповичка рәхмәт сүзләре җиткерде. Гүзәлгә әйтелгән «Гүзәл сеңлем, син булдырасың» дигән сүзләре һаман да исендә икән әле аның. Ул шулай итеп күп иҗат кешеләренә канат биргән.

«Беренче президентыбыз тарихыбызга, мәдәнияткә, иҗат әһелләренә бик игътибарлы булды, әле дә зур кызыксыну белән карап бара, фикерләрен әйтә. Без УЛ булу белән бик бәхетлебез! Минтимер Шәрипович! Республикабыз, татар дөньясы, милләттәшләребез өчен әйтеп бетергесез зур эшләр эшләгән шәхесебез сез! Иң мөһиме сезгә сәламәтлек, тазалык телибез! Туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Сезнең алда баш иябез!», дип яза Гүзәл Уразова.

 

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса