Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Миләүшә Айтуганова Россиядә һәм чит илләрдә Татарстан фильмнарына ихтыяҗ булуын әйтте

«Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә илнең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәрен оештыра.

Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән Татарстан фильмнарын күрсәтүне оештыру үтенече белән еш мөрәҗәгать итәләр. «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова шул хакта әйтә. Бу турыда «Татар-информ»га «Татаркино» матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хәзер безгә Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән татар диаспоралары һәм иҗтимагый оешмалар үз шәһәрләрендә Татарстан фильмнарын күрсәтүне оештыру үтенече белән еш мөрәҗәгать итә. Быел Татарстан киносы көннәре тагын да масштаблырак узачак», - дип Миләүшә Айтуганова.

Татарстан киносы көннәре февраль башында Хельсинкида (Финляндия) һәм Саратовта уңышлы узды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» дәүләт учреждениесе илнең биш төбәгендә һәм якын чит илләрдә Татарстан киносы көннәрен үткәрәчәк. 

24-25 февральдә Улан-Удэ тамашачыларына «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) фильмын һәм «Байгал» кинокартинасын (реж. Илдар Ягъфәров), ә 26 февральдә шундый ук фильмнарны Иркутск шәһәрендә тәкъдим итәләр.

2-3 мартта Оренбургның кино сөючеләренә «Мулла», «Корыч» (реж. Илфат Камалиев) һәм «Айсылу» (реж. Рөстәм Рәшитов) фильмнары күрсәтеләчәк. «Мулла» фильмын шулай ук Екатеринбургта яшәүчеләр 15-16 мартта күрә алачак.

23-24 мартта Санкт-Петербургта «Мулла», «Байгал» һәм «Осанна» (реж. Алексей Барыкин) кинокартиналары тәкъдим ителәчәк.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса