Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Миләүшә Айтуганова кинокафе ача

Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.

“Мир” кинотеатрында “Фестиваль” кинокафесы ачыла. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Кинокафеның исеме Казан халыкара мөселман кинофестивале уңаеннан бирелгән. Бу “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганованың Казан кинофестиваленең башкарма директоры булып торуына да бәйле.

“Киләчәктә кинокафеда яңа фильмнар тәкъдим ителәчәк, күренекле режиссерлар һәм актерлар белән иҗади очрашулар оештырылачак”, - дип вәгъдә итә Миләүшә Айтуганова.

Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X