Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Милли үсеш баскычы

17 февральдә Яшьләр үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган «Тере классика» сәнгатьле укучыларның төбәк бәйгесе үтте.

Чәчмә әсәрләр уку бәйгесе безнең район өчен яңалык булды.

Төбәкара исемен алган бәйгенең катнашучылар даирәсе бик киң. Барлыгы 9 районнан 70 тән артык гариза килгән. Азнакай, Сарман, Чистай, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Лениногорск һәм башка районнардан килгән укучыларның да чыгышын рәхәтләнеп тыңладык.

«Тере классика» бәйге нигезләмәсендә Әлмәт төбәге язучыларының әсәрләрен алу тиешлеге һәм, шуның өстенә, сайланган әсәрнең мәктәп программасында булырга тиеш түгеллеге тәгаенләнгән иде. Катнашучылар бу таләпне бик яхшы үтәгән. Фоат Садриев, Клара Булатова, Әсгать Салах, Рафаил Төхфәтуллин, Рәфкать Шаһиев, Лилия Фәрхетдинова, Илүсә Нәбиуллина һәм башка язучыларыбыз әсәрләрен укучылар зур сәнгать осталыгы белән укыды. Бәйге 5-11 нче сыйныф укучылары арасында, ике төрле яшь аралыгында үтте. Нәтиҗәләр бик куандырды. Безнең Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айгиз Ихсанов урта яшьтәге укучылар арасында 2 нче урынга, 5 нче сыйныф укучысы Айдар Галимов кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Гомумән, бәйгедән бер генә укучы да бүләксез кайтып китмәде. Иганәчеләр ярдәме белән булдырылган китаплар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Жюри хезмәтен башкаручы Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларына зур рәхмәт! ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткән әлеге чара чын иҗат бәйрәме булды.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина башлангычы белән оештырылган бу бәйге үзенең дәвамын табар дип уйлыйбыз.

Ләлә Ситдыйкова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса