Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Миңгол Галиев шәкерте

Әнә аның тавышы салмак кына көйгә кушылып, җиһанга тарала. Әйтерсең лә, бу мизгелдә моң әсирлегенә бирелеп, дөнья туктап кала. Ә җырчының тавышы әле көчәя, әле әкренәя, шатлана, сызлана... Кешеләрнең генә түгел, ташларның да җанын эретерлек итеп егет күңеле моңлана... Аның җырчы актер булуын театр тамашачысы күптән белә. Андыйларны аеруча үз итәләр, ни дисәң дә, җыр-моңга ия артист халык йөрәгенә юлны тизрәк таба. Әлмәт театры артисты Фаил Сафиуллинның чишмәдәй ургылып чыгып, күңел кылларына кагылган сихри моңы хисләр чолганышында калдыра.

Сәхнәгә омтылыш - гаиләдән

Фаил Апас районы Түбән Балтай авылыннан. Бу якта Сафиуллиннарны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Иҗади, моңлы гаиләдә туып-үскән егет кечкенәдән үк сәхнә түрендә җыр суза.

- Фаил, гаиләдә барыгыз да җырлыймы?

- Әти җырлый, дәү әти авылда беренче гармунчы булган. Дәү әни әле дә «өздереп җырлап җибәрер, аңа бөтен авыл гашыйк иде» дип сөйли. Дәү әнинең дә җырчы буларак даны таралган. Әнинең әтисе дә җырлый. Бездә җырлый белмәгән кеше юк. Әни бии. Аннан күреп, сеңлем дә бии.

- Әти-әниең иҗат кешеләреме?

- Юк. Алар 9 нчы сыйныфтан ук бергә. Бер-берсен табышканнар да, бүгенге көнгә кадәр иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Мин тугач та беркайда да укып тормаганнар. Әти Яшел Үзәндә машина йөртүчегә укып кайтып, шофер булган, хәзер янгын частенда эшли. Әни 18 яшеннән үк иминиятләштерү агенты булып хезмәт куя. Әмма безнең гаиләдә җыр-моңның беркайчан да тынганы юк. Сәхнәгә омтылышым да шуннан килә.

- Беренче җырыңны хәтерлисеңме?

- Мине сабый чактан ук дәү әти белән дәү әни караган, балалар бакчасына йөрмәдем, шуңа да балачак җырлары башкаруымны хәтерләмим дә. Аның каравы, авылда мин елның-елында Яңа ел идем. Нинди ел килә, шул кыяфәттә киенеп, авыл халкын бәйрәм белән котлап үстем. Фотоларым да бар, карыйм да хәзер, көлеп куям – балачагым күңелле узды. Мәктәпкә кергәнче инде мин сәхнәдә йөреп, шомарып беткән идем. Салаватның «Килә ява»сын җырлаганым нык хәтердә калган. Беләсезме, шуның кадәр нәзек тавыш белән җырлаган идем аны, колаклары киселгәндер тамашачының (көлә). Сара Садыйкованың җырларын яратып башкардым. Кечкенәдән күңел классикага тартты.

- Үзең җырлар тыңларга яратасыңмы? Бүгенге эстрадада күңелеңә ләззәт алып тыңлардай кайсы җырчыларны атый аласың?

- Мин меломан. Миңа Әнвәр дә ошый, Айдар да, Салават та, Фирдүс тә. Кем булуына карамастан, җыры ошый икән, мин аны тыңлыйм. Шулай да барысы арасында да Филүс Каһиров бер баскычка өстәрәк тора. Үземә башкару өчен татар классикасын барлыйм, халык җырларын сайларга тырышам. Онытылып барган, халык белмәгән җырларны кабат сәхнәгә алып чыгу теләгем көчле.

«Җитди рольләр уйныйсым килә»

- Ә үзең җыр юлын сайламыйча, театр артисты булып киткәнсең...

- Мин мәктәп елларыннан ук төрле конкурсларда катнаштым. «Созвездие-Йолдызлык», «Дулкыннар», «Ватан», нинди җыр фестивале бар – күбесенә бардым. Бервакыт Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мине күреп алды да яныма килде: «Фаил энем, тавышың миңа ошый, аны үстерергә кирәк. Әйдәле, син минем янга кил, ярдәм итәргә әзермен, синнән халык җырчысы ясыйм. Сәхнәдә җырлап үсәргә тиешле егет син», - диде. Аның сүзләреннән иңнәргә канат үскәндәй булды. 8 нче класста укыганда мин якшәмбе саен аның янына бара башладым. 9 нчы классны тәмамлаганда ул миңа Фәрит Бикчәнтәевнең курс җыюын әйтеп, мине шигырь сөйләргә дә өйрәтте. Шулай итеп мин Казан театр училищесына укырга кердем. Әлмәт театрына курстан биш кеше кайтып төштек, икесе кире китте. Без Рифат Әхмәдиев, Алмаз Шаһимәрданов һәм бездән соң килгән Айзил Фазлыев белән биредә төпләнеп калдык.

- Күбәү икән сез! Ник сез дә үзегезне «Бикчәнтәевский»лар дип атап йөртмисез соң? (Театрда «Хәйруллинский»лар төркеме бар – Г.Г.)

- Алай әйтүнең мәгънәсен күрмим.

- Театрда уңышка ирешү өчен таланттан тыш тагын нәрсә кирәк?

- Артист кеше биергә дә, җырларга да, сөйли белергә дә тиеш. Мин боларның өчесен дә башкарам. Минемчә, сәхнә осталыгы кирәк. Аннары хәтер яхшы булуы мөһим. Миндә ул сайрак. Артист ялкау булырга тиеш түгел. Ихтыяр көчең булмаса, сәхнәдә бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың. Укыганда безне шулай өйрәттеләр: урамга чыксаң да, тукталышта торсаң да - кешене күзәт! Эзләнүдә булырга кирәк.

- Син эзләнүдәме соң?

- Минем җитди рольләр уйныйсым килә. Драмаларда үземне сынап карау теләгем бар. Миңа күбрәк балалар спектакльләрендә төп рольләр бирелә. Күрәсең, типажым шундыйдыр инде: мөлаем, яшь, нәзек тә бит мин. Шушы барьерны, «Фаил, син күңелле роль кешесе» дигәнне үтәсе килә. Булган рольләремнең барысы да минеке, тырышлык белән чыгарылганнар. «Кар астында кайнар чишмә»дәге Әбүзәр ролен якынрак күрәм.

- Рольне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында охшашлык булырга тиешме?

- Кайберәүләргә син «типажный» диләр. Сәхнәгә үзеңне чыгару дөрес түгелдер. Әмма алар кисешә ала. Миндә булгалый ул.

- Хыялда йөрткән рольләрең бармы?

- Отелло. Уйнар идем, җырлар идем. Нинди роль бирсәләр дә, риза, әлбәттә, артистка роль генә булсын. Җитди роль эшләп карыйсым килә.

- Әлмәт театрына нинди спектакль җитми дип уйлыйсың?

- Классикадыр. Аны хәзер карамыйлар диләр инде. «Яшь йөрәкләр» бар, аның формасы башка, карыйлар бит, яраталар! «Галиябану»ны ник

куймаска?! Әмма бездән генә тормый инде ул, халык фикере күбрәк исәпкә алына.

- Сәхнәгә чыкканда каушыйсыңмы?

- Артист каушамаса, артист түгелдер. Сәхнәгә аяк басканда юк-бар нәрсәләргә ышанмыйм. Ә менә аның җаны барлыгына ышанам. Догалар да укымыйм, сәхнәне дә үпмим, җырлый алам, еш кына тавыш күнегүләре ясыйм, сүзләрне барлыйм. Каушамыйча булмый, аеруча премьераларда. Сүзләрне онытырмын дип түгел, башка көтелмәгән хәл килеп чыкмасын дип уйланам.

«Тормышта да шундый мин»

- Син сәхнәдә һәрвакыт көләч, ачык персонажларны уйныйсың. Ә тормышта син нинди?

- Тормышта да шундый ук: ачык йөзле, кешегә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынучы, күтәренке рухлы. Характерым бар инде минем... Гел төпченәм. «Бабайлар кебек син» диләр бит кайчакларда, менә шулайрак. Бу сыйфатым эштә комачауларга мөмкин, анысын да беләм. Мин нинди хәлдә дә кешелекле булып калырга тырышам. Ачуланышырга яратмыйм. Күп нәрсәне күңел аша уздырам, кешегә күрсәтмим.

- Син җырчы актер. Кызларның сиңа мәхәббәт аңлатканы булдымы?

- Мәктәптә мин гел күз алдында идем. Нинди бәйрәм булса да, җырладым, фестивальләрдән кайтып кермәдем, шуңа гел игътибар үзәгендә идем. 7 нче сыйныфта укыганда 10 нчы сыйныф кызы белән йөрдем, шул моңлы тавышым сәбәпче булгандыр инде. Училищеда хәтерләмим андый хәлне. Җырчы дип түгел, артист Фаил дип хатлар яздылар, смслар җибәрделәр.

- Артист үрнәк булырга тиешме?

- Әлбәттә. Культуралы булырга кирәк. Кеше янында ямьсез сөйләшергә, килбәтсез кыланырга ярамый. Гомумән, сәнгатьтә генә түгел, культура бөтен җирдә булырга тиеш.

- Актерлык синең өчен гадәти профессияме, миссияме?

- Профессия. Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Әниләрдән ерак булу гына авыр. Әлмәт ошый, театр ошый, коллектив, эшем ошый. Акчасы булмаса да, ошый...

- Акча табу өчен тамадалык белән шөгыльләнәсезме?

- Мәҗлесләрне Илшат, Динар (театр артистлары Илшат Агиев, Динар Хөснетдинов. - Г.Г.) алып барганда, мин җырлап йөрим. Акча кирәк булганга йөрибез. Үземне интернетларда тәкъдим иткәнем юк.

- Гаиләңдә хәлләр ничегрәк?

- Аллага шөкер. 22 сентябрьдә өйләнешкәнгә бер ел булды. Хатынымны театрда очраттым - эшем тормышымда да зур роль уйнады. Быел фатир алдым. Балабыз туды. Ангелина Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, диплом алды. Ел вакыйгаларга бай булды. Кәрим Фаилевич үсеп килә, гаиләмне бик нык яратам.

- Узган театр сезонында туган ягыңа гастрольләр белән кайткан идең. Ничек каршы алдылар соң?

- 5 ел эшләү дәверендә авылга беренче тапкыр спектакль белән кайттым. «Кар астында кайнар чишмә»не куйдык. Зал шыгрым тулы иде. Безнең җирлеккә Түбән Балтай, Урта Балтай, Югары Балтай авыллары керә. Урта Балтай үзәк санала, мәктәбе, клубы шунда урнашкан. Туганнарым, укытучыларым, тирә-яктагы авыллардан да тамашачылар җыелды. Минем дулкынлануны сүзләр белән аңлатып булмастыр. Көчле алкышладылар, сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр күп булды, чәчәкләр мулдан иде. Әти-әнием, укытучыларым алдында горурландым, аларның ышанычын аклавым өчен шатландым. Дәү әниләремнең икесе дә килгән иде. Сөенечләреннән елап та алдылар... Тагын кайтасы килә.

- Тагын бер гомер бирелсә, шушы ук юлны сайлар идеңме?

- Әйе, үземә ошаган юлдан барам. Һич үкенмим, беренче елны уйланулар булгандыр инде. Ничек яшәдек микән ул чорда? Беренче хезмәт хакы 5 мең сум иде. Аның бер меңен фатирга түләдем, калганына яшәдем.

- Хәзер арттымы соң хезмәт хакыгыз?

- Гаиләмне тәэмин итәрлек хезмәт хакым бар.

- Бүген нинди уйлар белән яшисең?

- Мин күбрәк бүгенге көн белән яшим. Зур, масштаблы нәрсәләр хакында уйланмыйм. Фатирны да көтмәгән җирдән «алам» дидем - алдым. Ярты ел да очрашмадык, «өйләнәм» дидем - өйләндем. Өч балабыз булуын телим. Без гаиләдә икәү генә үстек. Әнидән гел өченче бәби сорый идем. Шуннан калгандыр инде.

 

Кыска 5 сорау

- Сине нәрсә оялта ала?

- Артык мактасалар оялам.

- Холкыңның иң яхшы ягы?

- Кешелеклелек.

- Театрда үзеңнең яратып караган спектаклең?

- «Туган-тумача», «Балакаем».

- Синең өчен татарның иң бөек җыры?

- «Кара урман».

- Иң зур хыялың?

- Халык артисты исеме алу (көлә). Башка һөнәр үзләштерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса