Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ләйсән Мәхмүтованы саранлыкта гаеплиләр

Җырчы һәм артистка Ләйсән Мәхмүтова белән кызыклы хәл булган, ул бу хакта инстаграмм битендә язып чыкты.

Ул солидный бер кешегә бүләккә дип кошелёк ясатырга заказ бирә. Кошелёк сыйфатлы, әйбәт килеп чыга, иптәш кызлары күргәч, Ләйсәнгә бу матурлыкны үзендә калдырырга кушалар. Ләйсән шулай итә дә. Ә дустына ул яңаны ясатырмын, ди. «Кызык хәл булды әле монда, бүләккә дип солидный кешегә кошелёк заказ ясаган идем, рәхмәт Марат , бик шәпски итеп, матур, югары сыйфатлы итеп ясап бирдең ...кызлар күргәч, юләр мәллә, үзеңә калдыр, дигәч үземә калдырырга булдым», дип яза Ләйсән.

Ләйсәнгә бу видео астында төрле комментарийлар язалар, «Бигрәк саран булып чыктың син, кызый», Ләйсән, әлбәттә, кызылын үзеңә калдыр, кызыл төс акчаны тарта бит», дигән комментарийлар очрый.

Сезнең дә мондый хәлгә калганыгыз бармы?

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса