Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ләйсән Гыймаева Булатка "җаным" дип дәшүдән баш тарта

Бүген танылган алып баручы, юмор остасы Булат Бәйрәмовның туган көне. Бу уңайдан ул тәбрикләүләр кабул итә. Котлауларның иң якыны, әлбәттә, аның тормыш иптәше, популяр җырчы Ләйсән Гыймаевадан яңгырагандыр.

«Туган көнең беләәәән, Җаным, мәхәббәтем, бөерем дип язмыйм яме. Ярты төнгә чаклы йокламыйча эчләр катканчы көлдергәнең өчен, авырлыклар килгәндә дә позитив була белгәнең өчен, кызларыбызга дус, яхшы әти булганың өчен хөрмәт итәм, просто шәп кеше син, яратам», - дип котлаган аны Ләйсән Гыймаева. 

Без дә Булат Бәйрәмовны гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа тагын да югарырак иҗади үрләр яулавын теләп калабыз!

Фото:скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса