Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыга?

Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова тормышында бик зур үзгәрешләр булырга тора. Бу хакта ул инстаграмында үзе язып чыкты.

«Тиздән тормышымда бик зур үзгәрешләр булачак. Соңрак язармын. Шаккатырсыз! Матур көннәр барчагызга да. Яхшы кешеләрне Аллаһ Тәгалә яклый, саклый. Шуңа күрә иртәгезне елмаеп, тыныч күңел белән башлагыз, дусларым. Ахыр чиктә барысы да яхшы булачак. Яки бик яхшы», - дип яза ул.

Укучыларның күбесе Ләйләне кияүгә чыга дип фаразлый. «Үз Мәҗнүнеңне табып, бәхетле булсаң иде» «Юкка гына никах киеме алмагансыздыр әле. Үзгәреш шулдыр дип уйлыйм!» дигән комментарийлар калдырганнар. 

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса